
Бүген Балтач районы үзәгендә, гимназия микрорайонында заманча күркәм итеп төзелгән яңа “Ислам нуры” мәчете ачылды. Мәчет ачылу тантанасында Татарстан Диния нәзарәтеннән, башкалабыз Казаннан мәртәбәле кунаклар, дин әһелләре, күрше-тирә районнардан хакимият вәкилләре, район халкы катнашты.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов та әлеге тантанада катнашып, район халкына үз нәсихәтләрен җиткерде.

