
20 июльдән алып 4 сентябрьгә кадәр балалар өчен кирәк-яраклар җыелды. Берничә тартма балалар әйберләре Казанның инвалид балалар тәрбияләнүче балалр йортына тапшырылды. Шулай ук бу вакыт эчендә Казанның балалар йортларында күп төрле чаралар үткәрелде.
"Ярдәм” фонды һәм хәйрия фонды тарафыннан һәр айда 5-6 тапкыр балалар йортларына барып, төрле чаралар оештырыла. Һәр баруга кызыклы программа әзерләнә. Без балаларны бүләкләр белән генә түгел, җылы сүзләребез, ягымлы карашларыбыз белән дә куандырырга тырышабыз”, - ди хәйрия чараларын оештыручылар.
Чыганак: "Думрт.ру"