
Балалар бүлмәләренә бу сериядәге лампаларны IKEA кибетләрендә 1999 елдан 10-13 доллар бәясенә сата башладылар. Концерн мәгълүматларына караганда, дөньяда 23 миллион андый лампа сатылган.
Бер бала үзенең ятагында яктырткычның шнуры белән уйнап, очраклы рәвештә буылып үлгәч, IKEA шундый нәтиҗәгә килде. Моңа охшаш очрак тагын бер яшьлек бала белән дә килеп чыкты, дөрес, аны үлемнән коткарып кала алдылар.
SMILA сериясе лампаларын сатып алучыларга алардан файдаланмыйча торырга тәкъдим ителә. Хәзер исә кибеттән түләүсез кораллар җыелмасы алып, яктырткычның шнурын диварга ныгытып куярга кирәк дип хәбәр итте "Росбалт" агентлыгы.