Бабалары: "Китапларны сатмагыз - алай байый алмассыз. Укып, белем алыгыз яки башкаларга тапшырыгыз", - дип васыять иткән

Илфат һәм Миләүшә Гайнетдиновлар бабаларының васыяте буенча иске китаплардан торган шәхси дини архивны "Хузур" нәшрият йортына китерде. Анда - Ислам буенча сирәк һәм уникаль китаплар.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 01. Фото:dumrt.ru

Бабалары аларга: "Китапларны сатмагыз - алай байый алмассыз. Китапларны укып, белем алыгыз яки башкаларга тапшырыгыз", - дигән. Нәшрият йорты китапларның исемлеген төзи башлаган. Архивта тәфсирләр, пәйгамбәрләр тарихы турында хезмәтләр, тәҗвид, каләм буенча дәреслекләр барлыгы билгеле.

Җыелманың йөзек кашы булып XIX гасырга караган кулъязма Коръән китабы тора. Коллекция электрон форматка күчереләчәк һәм darul-kutub.com порталында һәркем файдалана алачак.

"Хозур" нәшрият йорты һәм darul-kutub.com электрон китапханә порталы гарәп, иске татар, фарсы телендәге борынгы китапларга ия булганнарга мөрәҗәгать итә. "Әгәр дә милли мирасыбызның күп гасырлар дәвамында саклануын теләсәгез, мондый китапларны "Хузур" нәшрият йортына тапшырыгыз. Биредә аларга икенче тормыш өреләчәк", - диләр алар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе