Бәхрәйн Корольлеге делегациясе борынгы Болгарда булды

4 ноябрьдә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәтенә Бәхрәйн Корольлегеннән килгән кунаклар Бөек Болгар шәһәрендә булды.

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 05

4 ноябрьдә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәтенә Бәхрәйн Корольлегеннән килгән кунаклар Бөек Болгар шәһәрендә булды. Биредә алар тарихи һәм мәдәни корылмалар, "Ак мәчет" комплексы белән танышты.

Сөнниләр шәригать мәхкәмәсе хәкиме шәех Ибраһим Рәшид әл-Мәриһи җитәкчелегендәге Бәхрәйн Корольлеге делегациясенә Татарстанны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтеп йөрде. Ул кунакларга Татарстанда ислам дине үсеше турында сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән Болгар шәһәрендә тарихи әһәмияткә ия һәйкәлләрне торгызу эшчәнлеге алып барылуы, аның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә керүе турында да әйтте.

Кунаклар шулай ук Икмәк музеенда, Көнчыгыш мавзолейда һәм Болгар биләмәсендә урнашкан башка корылмаларда булдылар. Мәртәбәле кунаклар әйтүенчә, татар халкының бай мәдәни мирасы белән танышу аларда тирән тәэсирләр калдырды дип хәбәр ителә Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе