Бәйрәм көннәрендә Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк

Биредә дөньяви һәм дини бәйрәмнәр исәпкә алына

БӘЙЛЕ
2016 Янв 21

Бәйрәм көннәрендә Казан муниципаль парковкалары челтәре түләүсез хезмәт күрсәтәчәк. Шәһәр Башкарма комитетының 2015 елның 31 декабрендәге 4709 нчы номерлы карары агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде, диелә kzn.ru мэрия сайты хәбәрендә.

Документ нигезендә, Яңа ел каникулында андый мөмкинлек булган, алга таба бәйрәм һәм ял көннәрендә транспорт чараларын муниципаль парковкаларга куеп калдырган өчен түбәндәге көннәрдә акча алынмаячак:
21 февраль – 23 февраль,
6 март – 8 март,
1 май – 3 май,
9 май,
12 июнь – 13 июнь,
30 август,
4 ноябрь – 7 ноябрь,
Ураза һәм Корбан гаетләре көннәре.
"Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе