
Татарстанда почта бүлекчәләре бәйрәм көннәрендә башка график белән эшләячәк. Шулай итеп, 31 декабрь һәм 6 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекчәләрендә эш көне бер сәгатькә кыскара, ә 2016 елда 1 һәм 7 гыйнвар көннәре республика буенча барлык почта бүлекчәләре өчен ял көннәре булып санала. Бу көннәрдә почта тартмаларыннан язма корреспонденция алынмый, гәзитләр таратылмый.
2 гыйнвар көнне сәгать 10.00 алып сәгать 14.00 кадәр “Тандем” сәүдә күңел ачу үзәгендә (Казан, Ибраһимов урамы, 56) урнашкан почта элемтәсе пункты эшләячәк, Татарстанның башка бүлекчәләре өчен бу көн, шулай ук, ял көне. 3 гыйнвардан алып 11 гыйнварга кадәр почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк.
Моннан тыш, авылларда урнашкан аерым почта бүлекчәләре өчен башка төр эш графигы билгеләнергә мөмкин. Бәйрәм көннәрендә пенсия һәм пособиеләр тарату эше РФ Пенсия фонды бүлекчәләре белән килешенеп гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итә “Татарстан почтасы” матбугат хезмәте.
«Татар-информ»