
Сөйләшүдә ир баладан ир-ат тәрбияләү, гаиләдә ирнең дәрәҗәсен күтәрү, балалар суициды, XXI гасыр феминизмына кагылышлы сорауларга бергәләшеп җавап эзләү ниятләнелә.
Чараны Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара, дип хәбәр итә мәчетнең матбугат үзәге.