
Сөләйман хәзрәт Зарипов 1958 елда туган. Татарстанда Ислам яңарышына зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. 25 ел имам булып торган, җитәче вазифаларны биләгән. 1998 елда Россия ислам университетын оештыруда катнаша, 7 ел дәвамында беренче проректор була. 2005-2011 елларда - Татарстан мөфтиенең дини мәсьәләләр буенча беренче урынбасары.
Сөләйман хәзрәт – күпбалалы ата, тирән белемле, киң карашлы. Рус, татар, гарәп, төрек, үзбәк һәм казах телләрен белә.
“Ислам-инфо” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Сөләйман хәзрәт Зарипов Татарстанда ачыкланмаган шартларда юкка чыкты. 7 февральдә якшәмбе көнне ул Саранскидан җирле мөфти белән очрашудан Казанга кайтырга чыга. Әмма Казанга кайтып җитә алмый. Сөләйман хәзрәтнең телефоны җавап бирми. Ә машинасы Буа шәһәрендә табыла.