30 нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк акция кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте күпсанлы чаралар уздырачак. Алар арасында – толерантлык һәм социаль бергәлек темаларына “түгәрәк өстәл” утырышлары, “Яшьләр экстремизмга һәм террорчылыкка каршы” шигаре белән Татарстандагы төрле дин вәкилләре катнашында спорт чаралары бар. Нигездә мөселман һәм православие яшьләре арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә матч, “Ислам – мәрхәмәтлелек дине” шигаре белән квест, мөселман уку йортлары студентлары өчен ачык дәресләр, мөселман клубы утырышлары һәм башкалар узуы көтелә.
Бүген республикабыз мәчетләрендә экстремизмга көрәш буенча җомга вәгазьләре укылды дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.