Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда 90 процент үлемнең сәбәбе тәмәке тарту аркасында үпкәдә яман шеш килеп чыгудан, 75 проценты – хроник бронхит һәм 25 проценты йөрәк өянәге аркасында.
Җир йөзендә һәр 10 секунд саен озак вакыт тәмәке тарткан 1 кеше үлә, 2020 нче елга бу хәл 3 секункда 1 кеше вафат булуга кадәр җитәргә мөмкин. Россиядә, ким дигәндә, һәр 10нчы хатын-кыз тәмәке тарта. Россиядә яшәүче ир-атларның 50-60 процентын күп тартучылар рәтенә кертеп була.
Халыкара тәмәкедән баш тарту көненең максаты – тәмәкегә бәйлелекне киметү, халыкның барлык катламнарын һәм барлык белгечлек табибларын тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү, тәмәке тартуны профилактикалау.
Әлеге мәгълүмат Calend.ru материаллары буенча.“Татар-информ”