Бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI корылтаеның пленар утырышы уза

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатлары Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узачак пленар утырышка җыела. Биредә эшче органнар оеша һәм корылтайның көн тәртибе раслана.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 03. Фото:tatar-inform.tatar

Пленар утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар катнаша. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе – Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена әзерлек һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы бүләкләре һәм Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт каһарманнары» орденнарын да тапшырачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе