
Бүген Казанның "Ак Барс" һәм Уфаның "Салават Юлаев" командалары Гагарин Кубогы плей-оффы 1/8 сериясенең 6 нчы уенын үткәрә. Уен Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда уза һәм 19 сәгатьтә башлана.
Хәзер дүрт җиңүгә кадәр сериядә исәп Уфа командасы файдасына - 3:2. Бүген "Ак Барс" сезонны тәмамларга яки сериядәге исәпне тигезләргә мөмкин.