"Ричард йорты" үзәге балалары авыру гаиләләргә бушлай хезмәт күрсәтә. Бу оешманың күпчелек чыгымнарын хәйриячеләр күтәрә. Хоспис директоры Крис Бэйкер сүзләренчә, "Әл-Фәләх" мәчетендә "Ричард йорты" үзәгенә булышуны дәвам итәләр. Чөнки алар иганәчеләр ярдәменә бик мохтаҗ.
Хоспистагы балаларның яртысы - мөселман гаиләләреннән. Хоспис хезмәткәрләре әлеге акциянең үзәк эшчәнлеге турында күбрәк кешегә белергә ярдәм итәчәк дип саный. Бу хакта Ансар.ру хәбәр итә.