"Азан" радиосын тыңлаучылар дүртенче «Республика ифтары»на билетлар ота ала

22 июньдә башкалабыз Казанда дүртенче тапкыр «Республика ифтары» үткәрелә. Үткәрелү урыны – «Казан – арена» стадионы. Башлана 19:00 дә.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 16

22 июньдә башкалабыз Казанда дүртенче тапкыр «Республика ифтары» үткәрелә. Үткәрелү урыны – «Казан – арена» стадионы. Башлана 19:00 дә.

Бу ифтар республикабызда үткәрелгән иң зур ифтар булып тора. Анда быел 10 мең кеше катнашуы көтелә. Катнашучылар арасында дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар бар.

Ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка мөхтәрәм дин әһелләренең вәгазьләр сөйләве көтелә. Коръән аятьләре яңгырап, догалар кылыныр, Аллаһы боерса.

«Казан – арена» стадионының футбол кырында җәмәгать намазы укылачак.

“Азан” радиосын тыңлаучылар әлеге, дәрәҗәле чарага чакыру билетлары ота ала. Моның өчен 17 июнь – җомга көнне 8 сәг. 5 минутта, 10 сәг 15, 14 сәг 05 минутта, 17 сәг. 05 минутта “Азан” радиосыннан сорауны тыңа! 2-02-07-97 номерына шылтыратып, җавабыңны әйт һәм Республика Ифтарына чакыру билетларын ал.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе