
28 ноябрьдә - шимбә көнне көндезге сәгать 2 нче яртыда Гаилә мәчете мәхәлләдәшләрне, шәһәрдәшләрне, барлык мөселман кардәшләрне «Хозур» нәшрият йортының «Азан» интернет-радиосына 3 яшь тулу уңаеннан оештырылган бәйрәмгә дәшә. Оештыручылар балалар өчен төрле бәйгеләр, аквагрим, мехенди, татлы мамык, попкорн, ә әти-әниләргә викторина әзерли. Бәйге-викторина җиңүчеләрен «Азан» радиосының истәлекле бүләкләре көтә.
"Азан" интернет радиосы - radioazan.ru тәүлек дәвамында татар һәм рус телләрендә динебез кыйммәтләрен җәмәгатькә җиткерә. Эфирга дин нигезләренә, хокукларына, хәдисләргә, дин тарихына һәм башка темаларга багышланган тапшырулар чыга. Намазга чакырып азан яңгырый. Коръән аятьләрен дә, шулай ук радиодан татар хәзрәтләренең вәгазьләрен дә тыңларга мөмкин.
Гаилә мәчетенең адресы: Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт.
"Хузур" нәшрият йорты.