
Мәүлид ае уңаеннан “Азан” радиосы Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһиссәләм) багышланган бәйге игълан итте. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Бәйгегә шигырьләр, хикәяләр, аудиоязмалар һәм башка жанрларда иҗат ителгән эшләр кабул ителә. Иҗади материалларыгызны radioazan@mail.ru электрон почтасына “бәйге” тамгасы белән җибәрегез. Алар “Азан” радиосы сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. Җиңүчеләрне шулай ук радиотыңлаучылар билгели. Өч югары бәя алган эшләр авторлары истәлекле бүләкләр, аудиодисклар һәм “Хузур” нәшрият йорты китаплары белән бүләкләнәчәк.
Нәзарәт сайтыннан.