Арчаның Кылачы авылы турында «Авылымның йөзек кашы — сәхтиян читекләре» исемле китап дөнья күрде

Район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахмановның «Авылымның йөзек кашы — сәхтиян читекләре» исемле китабы дөнья күрде. Ул Кылачы авылы, аның кешеләренә багышланган. Бай эчтәлекле бу китап авылның тулы тарихын үз эченә туплаган.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 07

Һәркем өчен туган ягы газиз, кадерле. Туган авылым Кылачы — Арча милли аяк киемнәре берләшмәсенең чишмә башы. Авылым кешеләре— татар халкының борынгыдан килгән күнне бизәкләп эшләү технологиясен беренчеләрдән булып җәелдереп җибәргән халык. Кылачыдагы милли аяк киеме эшләп чыгаручы артельдә әти-әнием дә озак еллар хезмәт куйганга, милли аяк киемнәрен, бу үзенчәлекле эшнең осталарын балачактан күреп үстем.

Шушы көннәрдә генә авылымның тулы тарихын үз эченә алган, авылдашларымның хатирәләрен яңраткан, күңелләрен кузгаткан тарихи вакыйгаларны, мәгълүматларны чыганакларга таянып раслап күрсәткән “Авылымның йөзек кашы — сәхтиян читекләре” дигән китап дөнья күрде. Аның авторы — туган авылымның сулышын тоеп яшәүче игелекле авылдашыбыз — педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы, РФнең мәгариф отличнигы, Арча районы ветераннар советы җитәкчесе Наил Газиз улы Габдрахманов. Китапның “Метрикә дәфтәрләре ни сөйли”, “Кылачы читекчеләре”, ”Авыл турында истәлекләр “ дигән бүлекләрен укып, бик күп мәгълүмат алырга мөмкин.

Әйе, туган авылымның зиннәтле сәхтиян читекләре белән генә түгел, затлы шәхесләре белән дә горурланырлыгы бар: күренекле авылдашыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ”Бәхетле” кибетләр челтәре генераль директоры Мөслимә апа Латыйповага да рәхмәтебез чиксез. Авылны нурлап торган мәчет, зиратны әйләндереп алган яңа койма һәм башка исәпсез күп яхшылыклары авылыбыз тормышын куанычлырак, бәрәкәтлерәк итә. Авылымда тормыш дәвам итә: беренче сыйныфта укучы Гөлинә сукмак буйлап мәктәпкә ашыга, уңган егетләр Илфар, Илназ туган йортка килен төшерә, Әминә әби чордашлары белән бергәләп мәчеткә таба атлый…

Авыллар язмышы, милли гореф-гадәтләр турында илкүләм югарылыкта сүз барган мәлдә, челтер чишмәле, зиннәтле читекле, матур җырлы, булдыклы шәхесләре белән билгеле Кылачыбыз турындагы китап — тиңсез хәзинә, сагынучыларга дәва, сабыйларга бәһәсез олы бәхет. Авылыбыз тарихын киләчәк буыннарга тапшыручы зур хәзинә — китапның дөнья күрүендә хезмәтләре, көчләре кергән игелекле авылдашларыма сәламәтлек, иҗади уңышлар телим.

Хәмидуллина (Кәримова)Зөлфия Ясәви кызы, Түбән Аты мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

http://arskland.ru/news/1586/


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе