Арча районында яңа мәчет, Мәрҗани музее һәм чишмәсе ачылды

Бөтендөнья җәмәгатьчелеге һәм мөселман дөньясы 2018 елның гыйнварында татар дин галиме, фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче, этнограф, археограф, көнчыгыш белгече һәм педагог Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, бүген Арча районында тантаналы рәвештә берьюлы өч мәдәни-рухи үзәк ачылды. Объектларның барысы да “Таттелеком” компаниясе башлангычы белән төзелгән.

БӘЙЛЕ
2017 Дек 08. Фото:dumrt.ru

Тантаналы чаралар Арча районының Ташкичү авылында Ш.Мәрҗани музее, әлеге күренекле мәгърифәтчегә багышланган комплекс һәм аның исеме белән аталган Мәрҗани чишмәсе ачылышыннан башланды.

Вакыйгаларның кульминациясе – тантаналы төстә Арча районы Симетбаш авылында яңа мәчет ачылу. Бүген биредә беренче җомга намазы укылды. Аллаһы йорты Ш.Мәрҗанинең 200-еллыгы һәм Нурислам Нигъмәтуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан төзелә. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та катнашты. Ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тантанада катнашучыларны сәламләде һәм изге эшне башкаручыларга олы рәхмәтен җиткерде.

“Без бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанине хәтеребездә сакларга һәм аны онытмаска тиешбез. Аның хезмәтләре бәяләп бетергесез, ул татар халкы үсешенә бик зур өлеш керткән”, – дип билгеләде Л.Н.Шәфигуллин. Булачак Мәрҗани хәзрәтләре Ташкичүдә 1821-1838 елларда яшәгән һәм башлангыч белем алган, аннары мәдрәсәдә белем биргән.

Әйтергә кирәк, Мәрҗани елына әзерлек барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин һәм аңа теләктәшлек белдерүче төркем ярдәме белән олы әһәмияткә ия тагын башка проектларны да тормышка ашыра. 2016 елда Әтнә районы Ябынчы авылында Шиһабетдин Мәрҗани туган йорт урынында мәгърифәтченең истәлегенә багышлап мемориаль комплекс ачылган иде. Быел исә Казан шәһәрендә Шиһабетдин Мәрҗанинең кабере дә яңартыла һәм Арча районында Ш.Мәрҗанинең фикердәше Габденнасыйр Курсавиның чишмәсе дә төзекләндерелә дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтияте матбугат хезмәтеннән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе