
Автовокзал ачылган көнне аның җитәкчесе Хәйдәр Булатов биредә Коръән ашы уздырган. Мәҗлескә килүче өлкәннәр илгә-көнгә иминлек теләгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да үз чыгышында бу уңайлыкның халык өчен булуына, бу матурлыкны сакларга кирәклеген әйткән. Бу хакта мөхтәсибәттән хәбәр итәләр.