
Иртәгә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында “Туган телем – шагыйрьләр теле” III республика фәнни-тикшеренү конференциясе була.
Конференция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты белән берлектә, укучыларны тикшеренү эшчәнлегенә тарту, рухи кыйммәтләргә, милли-мәдәни традицияләргә җәлеп итү, сәләтле балаларны ачыклау максатыннан, оештырыла.
Составына КФУ мөгаллимнәре, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, ТР Язучылар берлеге әгъзалары кергән экспертлар комиссиясе тарафыннан конференциянең йомгаклау өлешендә катнашуга 7-11нче сыйныф укучыларының 100дән артык фәнни эше сайлап алынган. Җиңүчеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарын тапшыру күздә тотыла, диелә әлеге министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.
“Татар-информ”