
Әлеге форсаттан файдаланып, Нью-Йорк шәһәрендәге төрки-татар оешмасы җитәкчеләре Рөстәм әфәндене кунакка чакырды. Бу очрашу Квинста урнашкан татар бинасында булды. Рөстәм Шәмсутов үз эшләрен дә алып килгән иде. Шулай итеп, кечкенә генә күргәзмә дә оештырылды. Рәссам җыелган халыкка татар шамаилләре турында сөйләде, аларның тарихын, юнәлешләрен аңлатты.
"Ул шамаилләр иҗат итүче яшь рәссамнар белән дә таныштырды. Шамаилләр сәнгатенең киләчәге бар. Килгән кунаклар үзләрендә әби-бабалардан сакланып калган шамаилләр барлыгын да искә төшерделәр. Бик җылы вә күңелле кичә булып чыкты.
Рөстәм әфәнде татар үзәгенә үзенең бер иҗат җимешен бүләк итеп тапшырды. Кичә тәмле чәй белән тәмамланды", - дип хәбәр итә хәзер Нью-Йорк шәһәрендә гомер итүче милләттәшебез, каләмдәшебез Лилия Сираҗиева.
Римма Гатина.