
Полиция шулай ук Морелны законсыз корал саклаганы өчен дә гаепли. Хокук саклаучылар Морелның өендә револьвер һәм җинаять урынында камераларга эләккән, җинаятьче булырга мөмкин дип уйланган кешенеке кебек кием табылганлыгын раслый.
Морел 13 августта, имамны үтереп, 10 минуттан соң велосипедчыны бәрдергәннән соң, кулга алынган. Хакимиятләр ир-атны мондый җинаятькә этәргән сәбәпләрне әле атамаган.
Билгеле булганча, 13 августта Куинста Әл-Фуркан мәчетеннән ерак булмаган урында атыш булды. Җинаять кылынган урында дистәләгән мөселман җыелды. Алар атышның нәфрәт аркасында килеп чыгуын әйтте. Әмма NBC телевизион челтәренең полициядәге чыганаклары атышның талау аркасында килеп чыгуын белдерде, дип хәбәр итә РБК.