"Ак мәчет " мәдрәсәсендә рәсем конкурсына йомгак ясадылар

"Ак мәчет" мәдрәсәсендә рәсем конкурсына йомгак ясадылар

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 09

Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә ике атна дәвамында “Минем иң яраткан бәйрәмем” дигән рәсем конкурсына эшләр кабул итте. Бәйге яшь буенча өч төркем арасында оештырылды:

- 7 яшькә кадәр;

- 10 яшькә кадәр;

- 10 яшьтән өлкәннәр.

8 ноябрьдә конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. Барлык катнашучылар каршында имам-хатыйб, мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясады һәм активлык күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Конкурска иҗади эшен юллаган һәрбер балага бүләкләр тапшырылды, җиңүчеләр шулай ук грамоталар белән бүләкләнде.

Җиңүчеләр исемлеге:

- 7 яшькә кадәр:

1) Сафина Мәръям;

2) Бикмәтова Алсу;

3) Миниәхмәтов Аят.

- 10 яшькә кадәр:

1) Сәлимгәрәева Исламия;

2) Миниәхмәтова Өммегелсем;

3) Ялаев Искәндәр.

- 10яшьтән өлкәннәр:

1) Миниәхмәтова Зәйнәб;

2) Мөхәмәтова Миләүшә;

3) Садыков Абдулла.

Нәзарәт сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе