Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе кызыклы кроссворд конкурсын уздыра. Кызыл саннар артына яшеренгән сүзләрне белгән һәм җавап җибәргән бишенче, унынчы, утызынчы кешеләр җиңүче булачак. Сүзләрне info@akmechet.ru почтасына 30 ноябрь, сәгать 18.00 гә кадәр җибәрергә кирәк. Элемтәгә чыгар өчен контактларны күрсәтү сорала. Җиңүчеләрне “Хәләл” үзәге кибетеннән бүләкләр көтә. Конкурс турында тулырак мәгълүмат Akmechet.ru сайтында.
Нәзарәт сайтыннан.