“Ак калфак“ оешмасы вәкилләре тәҗрибә уртаклаша

Мамадыш районында Рузалия Ибраһимова җитәкчелегендә иҗтимагый “Ак калфак“ оешмасы эшләп килә. Оешманың Югары Ушма авылындагы бүлекчәсе узган елда эшләгән эшләренә йомгак ясап, районыбызның авыл җирлекләрендәге оешмаларын үзләренә кунакка җыйды.

БӘЙЛЕ
2016 Фев 08

Мамадыш районында Рузалия Ибраһимова җитәкчелегендә иҗтимагый “Ак калфак“ оешмасы эшләп килә. Оешманың Югары Ушма авылындагы бүлекчәсе узган елда эшләгән эшләренә йомгак ясап, районыбызның авыл җирлекләрендәге оешмаларын үзләренә кунакка җыйды.

Очрашуның беренче өлешендә балалар бакчасы мөдире Лилия Хәсәнова безне балалар бакчасы һәм биредә тәрбияләнүче сабыйлар белән таныштырды. Тәрбияче Равия Хәсәнова җитәкчелегендә балалар халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен, татар халык иҗатын җыр-бию, уеннар аша бик оста башкардылар. Киләчәккә өметле балалар тәрбияләнә икән бакчада. Татар теленә хөрмәт, ярату хисен тәрбияләүгә зур көч куя коллектив. Рузалия Ибраһимова балаларга рәхмәтләрен җиткерде, алып килгән уенчыклары белән сөендерде аларны.

Бүгенге көндә “Ак калфак”ка 45-75 яшьләрдә булган 12 ханым йөри. Узган еллардагы уңышлары да сөенерлек. Ел дәвамында мөслимәләр күптөрле мастер-класслар, мәктәп һәм балалар бакчаларында очрашулар оештырган, өмәләр дә уздырган.Очрашуның икенче өлешендә “Ак калфак“ның Югары Ушма авылы бүлеге җитәкчесе Вәсилә Әхмәтҗанова оешма әгъзалары белән таныштырды.

Фәнзилә Шәрәфетдинова тибет гимнастикасы өйрәнеп, ел дәвамында шуны башкаларга да өйрәткән. Роза Садыйкова мәктәптә ел дәвамында әхлак тәрбиясе дәресләре алып барган. 2009 нчы елда башлаган бу эшендә инде шактый гына уңышларга ирешкән. “Җирле материалларга таянып эш иткәндә балалар бик кызыксынып, бик теләп йөриләр“– ди ул. Лена Бабаниязова оешмага бик теләп йөрүен, бик күңелле яшәүләрен, уздырган мастер-класслары турында тәфисилләп сөйләде. “Күңел бирсәң, урамда очраган балалар белән дә тәрбияви чаралар уздырып була“,– дип белдерде ул. Ә Ләбибә Диярова дару үләннәре, алардан үзенең ничек файдалануы турында сөйләде, рецептлары белән таныштырды. Гадения Шалакина мөнәҗәтләр әйтеп очрашуга ямь өстәде. Җирле авыл советы җитәкчесе Муса Хуҗаҗанов “Ак калфак“лы хатын-кызларыбызга рәхмәтләрен җиткерде, аларга уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде.

Җавап сүзе белән районыбызның авыл җирлекләре буенча “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рәйсә Муллаәхмәтова чыкты. Үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте. Һәркем үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты. Районыбызның иҗтимагый “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова йомгаклау сүзе белән чыкты. Барысына да уңышлар, сәламәтлек теләде. “Эшебезне шулай дәвам итсәк, иманым камил, ана телебез онытылмас һәм яшәр, киләчәк буын балалары өметле булыр“, –дип тәмамлады ул сүзен.

Луиза Мисбахова, “Ак калфак“ оешмасы әгъзасы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе