"Ак Барс" Уфада "Салават Юлаев"ны җиңде һәм үзара көч сынашу кабаттан Казанга кайтты

Кичә Уфада “Салават Юлаев” – “ Ак Барс” очрашуы тәмамланды. Билгеле булганча, барслар бу очрашуда җиңелгән очракта, Ю. Гагарин кубогы өчен барган көрәштән төшеп кала иде.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 02

Кичә Уфада “Салават Юлаев” – “ Ак Барс” очрашуы тәмамланды. Билгеле булганча, барслар бу очрашуда җиңелгән очракта, Ю. Гагарин кубогы өчен барган көрәштән төшеп кала иде. Ләкин казанлылар кичә үтә дә тырышлык күрсәтеп, 4:3 исәбе белән җиңү яулады.

Шулай итеп, серия кабат Татарстан башкаласына күчә, киләсе уен 3 мартта "Татнефть-арена"да узачак.

«Салават Юлаев» (Уфа) – «Ак Барс» (Казан) - 3:4 (1:2, 1:1, 1:1).

Алка кертүчеләр: Умарк (Вишневский, Энгквист, 03.56), Голубев (Архипов, Токранов, 15.15), Яруллин (Шегрен, Азеведо, 16.01, күпчелектә), Умарк (Логинов, Леписте, 25.23, күпчелектә), Азеведо (Варнаков, 35.14, күпчелектә), Ткачев (Меллер, 41.11, күпчелектә), Лазарев (Нестеров, Логинов, 49.36).

Өстәп шуны әйтергә кирәк: әлеге сериядә кем беренче булып дүрт җиңү яулый, шул өстен чыгачак. Хәзергә гомуми исәп уфалылар файдасына - 3:2.  
Мәгълүмат "Татар-информ"нан алынды


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе