“Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов дини клипта төшкән

Танылган капкачы Эмиль Гарипов дини җырлар авторы, башкаручы Ильяс Халиковның “Кил син тәүбәгә” дип исемләнгән клибында төшкән.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 15

Танылган капкачы Эмиль Гарипов дини җырлар авторы, башкаручы Ильяс Халиковның “Кил син тәүбәгә” дип исемләнгән клибында төшкән. Яңа клипны төшерү тарихы, сюжеты һәм максатлары хакында Ильяс безгә сөйләде:

- Әлеге җырга клипны төшерү теләге миндә күптәннән бар иде. Бер мәҗлестә миңа “Ак Барс” капкачысы Эмиль Гарипов белән очрашырга туры килде. Ул биш вакыт намазны калдырмаучы, динебез һәм милләтебезгә хөрмәт белән караучы спортчы. Без яшь буынга төрле яклап үрнәк булырдай егетебез катнашында клип төшерергә булдык. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да безнең башлангычыбызны хуплап, динебез кыйммәтләренә чакыручы клипны төшерүгә үзенең хәер-фатихасын бирде.

Сюжет эчкечелеккә бирелгән элекеге хоккейчы һәм аның спортка гашыйк малае турындагы тарихны тасфирлаудан гыйбарәт. Эмиль очраклы гына әлеге малайны очратып, аның хоккей белән шөгыльләнү хыялын чынга ашыра, әтисенең туры юлга кереп китүенә дә сәбәпче була.

"Әлеге клипны караганнан соң бер генә бала, яшүсмер намаз укый башласа, Аллаһ Тәгаләгә хөрмәтен белдерсә, әти-әниләренә карата мөнәсәбәтен яхшыртса без максатыбызга ирешкән булабыз",- ди Ильяс Халиков.

Нәзарәт сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе