
Лекторий кысаларында “Татарстан моделе нәрсә ул? Республика Конституциясенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – ул нинди?“ дигән сорауларга җавап эзләү, халыкара тәҗрибә турында фикер алышу планлаштырыла.
Ахырда “Ябалак” берләшмәсе интеллектуаль уен оештырачак. Катнашучылар командаларга бүленеп көч сынашачак. Биредә кызыклы сорауларга җавап эзләп, яңа белемнәр тупларга мөмкин булачак.
СПИКЕРЛАР:
“Акыл фабрикасы” ның модераторлары Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Тәбрис Яруллин һәм яшь тарихчы Айрат Фәйзрахманов.
“Республика нигезләре: Декларация, референдум, Конституция. Татарстан Конституциясе ничек төзелде?” темасына җәмәгать эшлеклесе, 1999-2003 елларда РФ Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин чыгыш ясаячак.
Академик, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров “Татарстан моделе нәрсә ул? Федераль үзәк белән килешү төзү - сөйләшүләр, альтернативалар, фактлар” темасын күтәрергә җыена.