
"Без бергә "Меховушка" территориясе буйлап йөрербез, Яңа Татар бистәсендә күпме мех фабрикалары булганы, җитештерүнең ни рәвешле барганлыгы, аның тарихы, фабрикаларда кемнәр эшләгәне турында белербез. Ташландык дамбага барырбыз, Иделне күрербез", - дип хәбәр итә оештыручылар.
Шулай ук мех фабрикасы экспозициясе белән танышырга һәм анда 60 ел яшәгән кеше белән аралашырга мөмкин булачак.
Экскурсияне 1975-1988 елларда Х.Ямашев исемендәге Мехчылар оешамасының генераль директоры Рәхимов Нәүфәл Салихович алып барачак.