
Полиция хезмәткәрләре туплаган материаллар нигезендә прокуратура органнары экстремистик эшчәнлеккә юл куймау буенча 11 язма гариза әзерләгән һәм 183 кисәтү ясаган. Министрлык хезмәткәрләре, Федераль Куркынычсызлык хезмәткәрләре белән берлектә, “Хизб ут-Тахрир” террорчылык оешмасындагы 30 кешегә карата 13 җинаять эше ачылган. Бу хакта Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.
Сириядә террорчылык эшендә катнашкан затларга мөнәсәбәттә 26 җинаять эше кузгатылган, аларның 15е – Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре туплаган материаллар нигезендә. Сириядән законсыз коралланган төркемнәрдән кайткан 8 Татарстан вәкиленең җидесе хөкем ителгән, берсе эзләүдә.
Артем Хохорин мисал китереп, узган елның сентябрендә радикаль агым тарафдары А. Сәлимҗановның 1 ел 10 айга шартлы төстә җәзага тартылганын билгеләп үтте. Бу кеше 2016 елның февралендә кулдан ясалган аз куәтле өч шартлаткыч җайланма әзерләп, аларны сынап караган.
Апрель аенда радикаль ислам тарафдары Виталий Гайсин 8 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул 2014 елның июненнән 2015 елның ноябренә кадәр Сирия территориясендә законсыз коралланган группировкалар составында ислам радикаллары хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан.
Артем Хохорин экстремизм эшчәнлеген финанслаучы каналлар ачыкланганын, вазгыятьнең контрольдә булуын әйтте. Министр Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Әлмәт шәһәрләрендә кайбер мөселман җәмгыятьләре борчу тудырганын билгеләп узды. Аның вәкилләре мәгариф учреждениеләрендә укудан баш тарта, ахыр чиктә белем алу өй шартларында яки хосусый белем бирү оешмаларында уза. “Андый урыннарда мөгаллимнәр еш кына үзләре дә радикал була”, - диде министр. Ул дини нигездә эшләүче учреждениеләрнең Мәгариф һәм фән министрлыгы, прокуратура, хокук саклау органнарының игътибарында булырга тиешлеген ассызыклады. “Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәләр, республикага радикаль идеология үтеп керүгә каршы профилактик чаралар комплексы мөһим дип саныйбыз”, - дип белдерде Хохорин.