2014 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр (1435–1436 һиҗри еллар)

12/13 гыйнвар — һиҗрәт кичәсе көне.

БӘЙЛЕ
2013 Дек 31
12/13 гыйнвар — һиҗрәт кичәсе көне. Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең туган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә (Мөнәвәрә) шәһәренә мәҗбүри күчеп киткән, һиҗрәт иткән көн. Шушы көннән, ягъни 622 елның 16 июль көненнән башлап, мөселман ел исәбе, ягъни һиҗри ел исәбе башлана. Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе—Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, сәдака (зәкят) өләшенә.

21 май — Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн.

1/2 май — Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич — Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.

25/26 июнь— Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә — Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте.

12/13 июнь — Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.

28 июнь —изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.

28 июль —Ураза бәйрәме.
3 октябрь — Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфәт тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.
4 октябрь — Корбан бәйрәме. Иң зур мөселман бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.

25 октябрь — Хиҗри буенча яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

3 ноябрь — Гашура бәйрәме. Сөнниләр Аллаһы Тәгаләнең ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнне мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза тота дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе