Милли музейда күп еллар дәвамында халык кәсепчелеген саклау һәм популярлаштыруны үзенең төп бурычларының берсе итеп куя. Бай традицион кул эшләре коллекцияләренә ия булу, музей хезмәткәрләренә бу өлкәдәге әйберләрне объектив бәяләргә мөмкинлек бирә. Шуңа да музей һөнәрчеләр һәм үз эшенең осталары белән актив хезмәттәшлек итә. “Музей базары” Яңа ел ярминкәсе − һөнәрчеләр һәм осталар үз иҗатларының иң яхшы үрнәкләрен күрсәтә алырлык уңайлы урын.
Музей ярминкәсе һәр ел казанлылар һәм башкалабыз кунаклары арасында зур кызыксыну уята. Ярминкәләрнең урта гасырлардан килгән үз йолалары бар. Алар элек-электән үк сәүдә урыны гына булып калмыйча, төрле җирләрдән килгән кешеләргә белем, мәгълүмат алмашу, тәҗрибә уртаклашу өчен әһәмиятле роль уйнаганнар. Милли музей залларында инде 4 нче тапкыр узачак ярминкәдә һөнәрчеләрнең борынгы техникага таянып эшләнгән уникаль, оригиналь бүләкләр һәм истәлекле әйберләр сатып алырга мөмкин булачак. Алар арасында зәркән эшләнмәләре, күн мозаикасы, агачка бизәк төшерү, чигү, коклюш, мәрҗән белән үрү техникасы ярдәмендә эшләнгән әйберләр дә бар. Биредә гадәти булмаган сувенир сатып алу белән генә чикләнмичә, Яңа ел бүләген үз кулларың белән әзерләп карарга була. Тәҗрибәле осталар җитәкчелегендә йомшак уенчык, бәйрәм тәбрикнамәсе, балчыктан чүлмәк яки сыбызгы ясарга, челтәр, оекбаш бәйләргә өйрәнергә, рәсем ясарга мөмкин булачак.
Кунаклар өчен махсус мәдәни программа оештырылачак. Чараның махсус кунагы – Арча районы Кырлай резиденциясеннән килгән Кыш Бабай. Музей кунакларының берсе дә бүләксез калмаячак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.