
Әлеге чаралар кысаларында, Клячкин хастаханәсе янында митинг, хастаханә диварындагы барельефка һәм Тукай вафат булган палатадагы истәлек тактасына, шагыйрьнең үз исемен йөрткән мәйдандагы һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәлләренә чәчәк кую салу көтелә. Шулай ук шагыйрь каберенә бару, Г. Тукай музеенда һәм Татарстан Язучылар берлегендә тантаналы чаралар планлаштырыла.
Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыганак: "Татар-информ"