«Хәзинә»дә рәссамнәр дәрес күрсәтте

Кичә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында үтүче «Гарәп каллиграфиясе: халыклар һәм чорлар бәйләнеше» дип аталган Халыкара каллиграфия күргәзмәсе кысаларында мастер-класс

БӘЙЛЕ
2010 Июн 23

Кичә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында үтүче «Гарәп каллиграфиясе: халыклар һәм чорлар бәйләнеше» дип аталган Халыкара каллиграфия күргәзмәсе кысаларында мастер-класс оештырылды. Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1121 ел булуга багышланган. Күргәзмәдә 11 илдән килгән 31 останың 40 иҗат җимеше куелган.

Әлеге күргәзмә кысаларын көн саен танылган осталарның мастер-классы үтә. Сәнгать сөючеләрне кичә каллиграфия серләренә Гарип Ай, Айман Габдулла Хәсән һәм Шөкран Садоглу төшендерде. 33,4 Kb

Гарип Ай Төркиядә танылган рәссам. Ул эрбу техникасы (суда рәсем ясау) ярдәмендә картиналар ясый. Әле бик яшь булуына карамастан (аңа нибары 27 яшь), Гарип бик күп бәйгеләр җиңүчесе. Аның эшләре күп кенә халыкара күргәзмәләрдә дә катнашкан. Гарип Ай кичә казанлыларны эрбу техникасы ярдәмендә картиналар ясарга өйрәтте. Бу техника V гасырдан бирле кулланыла. Аның ярдәмендә Төркиядә Коръән битләрен бизиләр икән. Әлеге техника буенча рәсем су өстендә ясала, аннан соң махсус кәгазьгә сеңдерелә. Мастер-класска килүчеләр аның дәресен бик яратып кабул итте. Яныннан кеше өзелмәде, рәссам сорау бирүчеләргә җавап биреп өлгерә алмады хәтта.

33,71 KbАйман Габдулла Хәсән исә Сүриядән. Ул – дөньякүләм танылган каллиграфия остасы. Аның шамаилләре үзенчәлекле техника белән эшләнгән. Айман кабатланмас борылмалар, үзенчәлекле язу стиле куллана. Ул кичә яш рәссамнәрне каллиграфия осталыгына өйрәтте. Иң кызыгы, Айман каллиграфия өчен каләмне бамбук таягыннан үзе үк ясый. Кичә дә ул үзен каллиграфия өлкәсендә сынап караучылар өчен берничә төрле каләм ясап бирде. Мастер-класска килүчеләргә ул каләм төрләре турында да, каллиграфия тарихы турында да теләп сөйләде, барлык сорауларга җавап бирде.

Шөкран Садоглу исә рәссамнар арасында бердәнбер хатын-кыз иде. Ул алтын, көмеш буяулар ярдәмендә шамаилләр ясау белән шөгыльләнә. Бу зур31,3 Kb төгәллек, пөхтәлек, сабырлык таләп итә торган эш икән. Бик нечкә кыллы пумала ярдәмендә Шөкран ханым вак бизәкләрне алтын буяу белән каплый. Әлеге эшне мөстәкыйль рәвештә үзе башгкарырга җөръәт итүче табылмады. Мастер-класска килүчеләр рәссамнең эшен күзәтеп утырды һәм кызыксындырган сораулар бирде.

Мондый күргәзмә Татарстанда беренче тапкыр оештырыла. Мастер-класслар күргәзмә тәмамланганчы, ягъни 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, алга таба Казан халкы өчен каллиграфия буенча курслар оештырылачак. Беренче группа инде тупланган. Тиздән дәресләр башланыр, дип көтелә. Курс эшчәнлегендә дистанцион рәвештә Кувейт каллиграфия осталарын да җәлеп итү күздә тотыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе