Журналистларга "Тормыш юлы" проектын нәтиҗәләделәр

 Казандагы  «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды матбугат белән очрашуда "Тормыш юлы"  турында сөйләде. Акция кысаларында социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ай саен азык-төлек җыелмалары таратылган. Әлеге проект Президент грантлары фонды ярдәме һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды чыганаклары хисабына тормышка ашырылган.

БӘЙЛЕ
2023 Дек 27

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, — диләр. Өлкәннәрне кадерләп яшәсәк, аларга игътибар, хөрмәт күрсәтсәк, күңелебезгә рәхәт була. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды да “Тормыш юлы” акциясен тормышка ашырганда ялгыз карт-карчыкларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур игътибар күрсәтә.

 Казандагы  «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды матбугат белән очрашуда "Тормыш юлы"  турында сөйләде. Акция кысаларында социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ай саен азык-төлек җыелмалары таратылган. Әлеге проект Президент грантлары фонды ярдәме һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды чыганаклары хисабына тормышка ашырылган.

 

Яңгыр дими, җил дими, «Тормыш юлы» дәвам иткән

  •  

Яңгырлар, кар явып торса да, Казандагы «Ярдәм» мәчете көн саен 150-дән артык тазә ризык подносын төреп мохтаҗларга таратып торган. Бу эшне «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды оештырган. .

 

Һәр мохтаҗ кеше килеп ала

Биредә кайнар ризыкны һәр көнне, диненә һәм милләтенә карамастан, һәр мохтаҗ кеше килеп ала. Алар арасында гыйлемле, хикмәтле кешеләр дә бик күп. Алардан үзең өчен яңа мәгълүмат аласың, иманың арта.

Кием таратыла

Авыр тормыш хәлендәге барча ач кешегә ярдәм күрсәтүдән тыш, мәчеттә тагын мохтаҗларга җәйге, көзге, кышкы киемнәр таратыла. Киемнәрне районның мохтаҗ халкы «Ярдәм»дәге тәгълим үзәгенә килеп ала.

Сәламне таратыгыз, ризыкны ашатыгыз

Татарстанда мохтаҗларны ашату, ярдәм итү буенча социаль башлангыч шулай дәвам итә. Ислам дине мохтаҗларга ярдәм итүгә, ашатуга зур игътибар бирә. Мәдинәдә булган чагында Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисләрендә: «Сәламне таратыгыз, ризыкны ашатыгыз, туганлыкны саклагыз, төнлә намаз укыгыз — җәннәткә имин булган хәлдә керерсез», — дигән.

Әгәр дә син кешеләрне ашатсаң

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Иманга килмичә, җәннәткә керә алмассыз. Ә иманга бер-берегезне Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен яратканчы килә алмассыз», — диде. Шушы хәдисне галимнәребез безгә дәлил итеп китерәләр. Әгәр дә син кешеләрне ашатасың, мәчеттә яки башка җирдә аларны хөрмәт белән кабул итәсең икән — бу аларның сиңа карата мәхәббәтләре артуга сәбәп була.


Юксылларга зур терәк

«Фондка бик зур рәхмәт. Бу ашатулар безне тернәкләндереп җибәрде. Бу сыйлар өлкән һәм юксыл кешеләргә зур терәк бит. Безгә булган ихтирам һәм кайгыртуны күреп оныкларбыз, балаларыбыз да дә мәчеткә, дингә хөрмәт белән карый башлады. Аллах разый булсын, Сезгә!», — дип сөйли гомер буе мөхәндис(инженер) булып эшләгән абзый. Ул бүген ялгызы яши. Балалары еракта эшли, аерым көн күрә.

«Туклыклы булуы яхшы»


«Ярдәм“ безгә дип әзерләгән ашлар тәмле генә түгел, алар бик туклыклы да. Туклыклы булуы яхшы. Бу гамәлне оештырган, пешергән, ярдәм иткән кешеләргә бик зур рәхмәт» — дип оештыручылар сүзләр ишетә.

Кешене ашату зур савап

Күргәнегезчә, ач кешене ашату зур савап санала. Сез дә бу эштә ярдәм итә аласыз. Менә бу куар-код аша ярдәм итеп, сәдака тапшырып була. Яки бу адреска кереп матди ярдәм күрсәтеп була: https://yardemfond.ru/vnesti-pozhertvovanie/

 

Проект «Дорога жизни» реализуется с использованием средств гранта Президента Российской Федерации на развитие гражданского общества и за счёт собственных средств ОБФ «Ярдам-Помощь»,при поддержке граждан, спонсоров, волонтеров.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе