Укы, тарат: быелгы тәрәвих, фитыр, фидия, зәкәт, Ураза Гаете

Рамазан 2024: тәрәвих, фитыр, фидия, зәкәт, Ураза Гаете кайчан, кайда, ничек? Рамазан 2024: тәрәвих, фитыр, фидия, зәкәт, Ураза Гаете

БӘЙЛЕ
2024 Фев 29
  •  

Көн тәртибендә — 2024 елда Рамазан-шәриф аен үткәрү.

Татарстан голәмәләре уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде.

11 мартта — уразаның беренче көне;

9 апрельда — уразаның соңгы көне;

10 мартта — беренче тәравих намазы;

10 апрельда — Ураза бәйрәме;

Тәравих намазы 20 рәкәгать укыла.

Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазын уку хакында нәзарәт өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.

Нәзарәтнең Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен дә билгеләде.

Зәкят

Зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 495 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Зәкят ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака, «чистарту» дип тәрҗемә ителә. Ирекле, балигъ, үз акылында булган һәм үзенең бу бурычы бар икәнен белүче һәр мөэмин-мөселман зәкят түләргә тиеш.

Зәкят җиде төрле әйбердән түләнә: алтын-көмеш, сәүдә, җиләк-җимеш һәм яшелчә, маллар (мөгезле эре терлек һәм мөгезле вак терлек), файдалы казылмалар, табылган хәзинә. Кыйммәтле кәгазьләрдән дә, алтын, көмеш һәм акчадан түләнгәндәге кебек үк – 2,5 процент күләмендә түләнә. Зәкят түли башлауның минималь микъдары, ягъни, нисабы бар. Әгәр дә кешенең алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме нисабтан артса – ул бар бу мөлкәте суммасының 2,5 процентын зәкят итеп түләргә тиеш.

Фидия

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Фитыр (Фитр, Фитра)

Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗиб гамәлләрдән санала.

Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 43 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 150 сум, йөзем буенча — 1000 сум.

Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе