Татарстан Рәисе һәм Казан Мэры “Мәрҗани” мәчетен карады

Рөстәм Миңнеханов реставрация эшләре алып барылган “Әл-Мәрҗани” мәчетен карады. Мәчетне яңа имам Равил хәзрәт Зөфәров күрсәтте. 

БӘЙЛЕ
2024 Ноя 20

 

 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи мәчетләрендә булды. Аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан мэры Илсур Метшин, республика Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин озата йөрде.

Беренче булып Рөстәм Миңнеханов 1802нче елда төзелгән “Иске таш” мәчетен карады. Үз вакытында биредә Яңа бистәнең тормыш үзәге кайнап торган. Совет чорында мәчет ябыла һәм башка максатлар өчен файдаланыла. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов реставрация эшләре алып барылган “Әл-Мәрҗани” мәчетен карады. Ул XVIII йөзнең икенче яртысында төзелә. Әлеге мәчет Татарстан башкаласында төзелгән беренче таш мәчетләрдән санала. Ремонт эшләре ике этапта алып барылды. Бинаның ныклыгын тәэмин итү буенча алып барылган эшләр барышында, гөмбәз һәм фасад, манара һәм түбәне дә кертеп, мәчетнең барлык конструкциясе ныгытылды.

Вентиляция, җылыту, кондиционер системалары алыштырылды, суүткәргеч һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре яңартылды. Реставраторлар фасадларга барокко стилендәге тарихилыкны кайтарды, декорны, тәрәзәләрне һәм декоратив-нәфис металл эшләнмәләрен торгызды.

«Мәрҗани» мәчетенә Мансур Җәләлетдин урыннына яңа имам-хатиб билгеләнгән - чыганак

Шунысы кызык, Рәискә мәчетне яңа имам күрсәтте. Казанның «Мәрҗани» мәчетенә имам-хатиб итеп моңа кадәр Аксубай имам-мөхтәсибе булып эшләгән Равил Зөфәров билгеләнде. Ә моңа кадәр «Мәрҗани» имам-хатибы булган Мансур Җәләлетдинне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның урынбасары итеп билгеләде. Мансур хәзрәт махсус операциядәгеләргә ярдәм өчен җаваплы булачак.

 

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе