“Тамырларыннан аерылган кеше нинди була? Ул – биоробот!” – ди “Ярдәм” мәчете һәм “Ярдәм-Помощь” фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов
«Мин ышанам ки, милли хис – ул бик зур кодрәткә ия ресурс, һәм ул төзи, кора, иҗат итә торган зур көч. Безгә бу юнәлештә күбрәк эшләргә кирәк», - ди «Ярдәм-Помощь» гомумилли хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов.
Милләтара мөнәсәбәтләрдәге эзлексезлектән ничек котылырга? Гасыр башында ясалган идеологик "прививка ясалу" һәм рухи-мәдәни кыйммәтләрне яңадан тергезү турында ул әңгәмә итеп сөйләде.
Илдар Баязитов:"Мин, җәмәгать эшлеклесе буларак, беренче чиратта имам позициясеннән чыгып, милли үзаңны безнең татар-мөселман традицияләрен ныгыту ягында торам".
Милли мәсьәлә – дәүләтчелекнең төп нигезләренең берсе
– Илдар Рәфкат улы, бу елның октябрендә Сез Татарстан мәгариф министрлыгының телләр һәм гореф-гадәтләрне саклау өчен бирелә торган истәлекле билгесенә лаек булдыгыз. Республиканың милли һәм дини берләшмәләре белән конструктив диалогның әһәмияте турында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов да еллык әңгәмәсендә сөйләде. Ә Сез, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче буларак, милли үзаң мәсьәләсен үзегез өчен ничек күрәсез?
– Милли мәсьәлә дәүләтчелекнең төп нигезләренең берсе, һәм бу өлкәдә вак-төяк әйбер була алмый. Белгечләр әйтүенчә, Советлар Союзы таркалу сәбәпләренең берсе дә – шул "милләтара эзлексезлек" иде. Шуңа күрә телләрне, гореф-гадәтләрне, милли үзаңны ныгыту – аз да түгел, күп тә түгел, дәүләт югарлыгындагы әһәмиятле мәсьәлә. Аның дәүләти әһәмиятен киметеп булмый. Әлбәттә, җаваплылыкның бер өлеше, безгә, җәмәгать эшлекләренә дә төшә. Мин, җәмәгать эшлеклесе буларак, беренче чиратта имам позициясеннән чыгып, милли үзаңны безнең татар-мөселман традицияләрен ныгыту ягында торам. Без борыңгылардан калган белемне һәм ысулларны заманча итеп аңлатырга тиеш. Дөньядагы төрле диният белеме мәктәпләре арасында югары көндәшлек булсын.
Бөтендөнья мөселман өммәтендә гасырлар буе дини белем бирүче мәктәпләр, әйтик гарәп, төрек, фарсы ысуллары формалашты. Бу гасыр башында без моны үз мохитыбызда да тойдык: бездә бит нинди генә миссионерлар булмады! Шул вакытта без ниндидер бер "идеологик прививка" алдык, иммунитетны да ныгыттык. Без, әлбәттә, дөньяда булган ислам дине белеме мирасына зур ихтирам белән карыйбыз. Ләкин шул ук вакытта безнең үзебездә дә бай мөселман традицияләребез бар. Алар да бу шушы гомуми ислами мәдәниятнең бер өлеше! Һәм җирле мөселман теологиябезне өйрәнү һәм аның яңарышы өчен киң мөмкинлекләр ачыла. Безнең горурланыр нәрсәләр бар.
Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган
Күптән түгел безнең фондка Мисырдан, мөселман дөньясының иң мәшһүр югары уку йорты булган Әл-Әзһәрдән ректоры белән бергә делегация килде. Шул ректор: “Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган”, - диде. Бу буш фикер түгел, ә расланган тарихи факт. Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Каюм Насыйри, Мөхлисә Буби – болар гади генә исемнәр түгел, ә үсеш юнәлешләре! Бу гыйлем ияләре дә милли үзаңның бер өлеше.
–Башкача әйткәндә, Сез бу теманы таратырга тәкъдим итәсезме?
–Күпмедер дәрәҗәдә, әйе. Һәм шәхесләрнең үзләрен генә түгел, ә аларның методологиясен дә өйрәнергә кирәк. Чөнки алар, ким дигәндә, үзебезнең шартларда – безнең киңлектә, шушы күпмилләтле, күпдинле җәмгыятьтә яшәгән. Һәм аларның гыйлеме безнең үзенчәлекле карашларны, нигездә, таныш проблемаларны: рухи тәрбия, гаилә, катнаш никахлар һәм башка темаларны үз эченә ала. Диндар кеше үз соравына кирәкле җавапны мондагы галимнәрдән алсын, планетаның икенче ягында, ниндидер, "популярлаштырылган" шәехләрдә хакыйкать эзләмәсен.
– Традицияләрне тергезүне дингә кайту дип кенә күрәсезме?
Бу бик әһәмиятле компонент, әмма чынбарлык күпкә катлаулырак шул. Сер түгел – дин үсештә булса да, һәркем тормышында төп рольне уйнамый. Халыкка театр, эстрада, әдәбият, милли бәйрәмнәр дә кирәк. Гомумән, безгә конструктив юнәлешкә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Тел югала, барысы бетте һәм барысы начар, дип зар елаудан баш тартыйк. Республика җитәкчелеге көче белән дөнья дәрәҗәсендәге яңа театрлар ачыла. Иҗат дөньясында да яхшы нәтиҗәләр бар – безнең җырлар Россия чартларының түбәсенә чыга. Ә җирле чәк-чәк, БРИКС ярдәмендә, халыкара аренага чыкты. Корбан булу позициясенә төшү һәм узганны юксынып елау уңайлы. Тик ул төрле "измнар" өчен бик уңдырышлы туфрак. Ә "измнар", аларның сыйфатыннан (дин, сәясәт, милли мәсьәлә) тормый, һәрвакыт җимерүгә юнәлгән. Гадәттә, алар наданлыкка нигезләнгән.
Әйтик менә яңа гына ислам кабул иткән мөселман (неофит) бар ди. Ул дин нигезләрен өстән-өстән генә үтеп, нәрсәнедер аңлап, нәрсәдер ишетеп, системалы дини белем алмыйча гына кимчелек хисе, зарлану чоңгылына чумса, ул дәгъвәтче булып китә! Уңга-сулга "фәтва" бирә, "дөньяны коткара" башлый – башкача әйткәндә, дини фанатик, радикал булып формалаша. Милли даирәдә дә шулай – тарихны белмәүче, сәяси, милли-мәдәни процессларны аңламучылардан бушбугазлар, ягъни күп тавышлы милләтчеләр туа. Дәлил эзләп ерак барасы да юк: берничә унъеллык эчендә генә яшьләр һәм башкалар арасында куркыныч тарихи имеш-мимешләр таратып, "иптәшләребез" ике кардәш халыкны бер-берсенә дошман итеп ясый алды. Бу ваемсызлыкның нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин икәнлеген күрсәтә.
Әгәр дә без татар мәдәнияте һәм теологиясенең алтын гасырын эзләп карасак, ул татарларның дәүләт белән үзара хезмәттәшлеге югары ноктага җиткән чорга туры килә. Искә төшерик, әйтик “Мәрҗани” мәчете төзелеше тарихын: патшабикә Екатерина II "Мин аларга җирдә урын бирдем, ә күккә алар үз теләкләре буенча күтәрелә" дигән мәшһүр сүзләре белән татар тарихында уңай эз салып калдырды. Бүген дә вакыф булып хезмәт итүче биналарны төзеп калдырган данлыклы татар сәүдәгәрләре дә утопия белән авырмаган. Алар шул чордагы вәзгыятькә карап төзүчелек эшләре белән шөгыльләнгән.
Милләтчелек идеяләренә каршы үзенә күрә бер төрле дәва чарасы
– Сезнең мондый позициягез "Ярдәм-Помоәь" фонды эшчәнлегендә дә чагыламы?
–Әлбәттә. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне социаль реабилитацияләү курсларында без махсус рәвештә мәдәни чаралар оештырабыз. Безгә бит бөтен илдән, хәтта якын чит илләрдән дә сукырлар, ортопедик проблемалары булган кешеләр килә. Милләт яки дин буенча чикләү юк. Ләкин һәрберсенең татар мәдәнияте белән танышуы мөһим. Һәм кызыксынучан кунаклар моны үзләре дә тели. Театрларга, музейларга барабыз, аларны безнең татар аш-сулары белән таныштырабыз. Бу аларның эчке дөньясын баета. Килгән кеше чәк-чәк ашап кына татар булып китми. Ләкин Казан кунагы төрле кешеләре, гореф-гадәтләре, мәдәниятләре булган Ватанының никадәр бай икәнлеген аңлый. Әйтер идем, бу милләтчелек идеяләренә каршы үзенә күрә бер төрле дәва чарасы булып та тора.
Шулай ук безнең фондның әйдәп баручы юнәлешләренең берсе– балаларны рухи-әхлакый тәрбияләү. Менә 2018 елда Балтач районы Борбаш авылында малайлар пансионаты ачкан идек. Теләүчеләр бик күп булып чыкты, проект ихтыяҗ зур булуын күрдек. Татарстанда гына түгел, бөтен Россия буенча да андый ихтыяҗ бар.
Әле күптә түгел генә Борбашта тәрбияләнүче бер егет мөфтият һәм “Татарстан” телеканалы оештырган "Вәгазь" бәйгесендә уңышлы катнашты. Без татар телле яңа кадрлар, дини эшлеклеләр әзерли алуыбызга бик шат.
Татар гаиләсе гореф-гадәтләрен дәвам итүне без мәчетебездә никахлар оештыру аша да тормышка ашырабыз. "Мендәргә бастыру", "бал-май каптыру" кебек гореф-гадәтләр дә ареым тема булып тора. Бу – безнең татар үзаңында булган, гасырлар тирәнлегеннән килүче бик матур, символлы йолалар. Без аларны өйләнүчеләрнең никахларына, туйларга кертәргә тырышабыз. Берочтан аек итеп бәйрәмнәр оештыруны да пропагандалыйбыз.
Балалар өчен традицион кыйммәтләрне торгызуга юнәлдерелгән проектлар җитми
— Ничек уйлыйсыз, балаларны җәлеп итәрлек милли проектлар җитәрлекме?
— Минемчә, бүгенге көндә милли, традицион кыйммәтләрне торгызуга юнәлдерелгән балалар өчен проектлар җитми. Үрнәк итеп, Апас бистәсендәге «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәген ачтык. Бер елдан артык вакыт эчендә аның дәресләрендә, чараларында биш йөзгә якын бала катнашты. Бу, бәлки, Казан каласы өчен кечкенә сандыр, ләкин район өчен бик яхшы күрсәткеч. Шул бистәдә үк малайлар өчен кырык урынлык яңа пансионат та төзелә. Бүген инде пансионат өчен педагогик состав формалаштыру буенча эшләр алып барыла.
Әйтергә кирәк, тәрбияви һәм мирасны тарату буенча чаралар даими үткәрелә. Безнең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә «Әхмәдзәки» мәчетендә «Рухи иминлек архитектурасы» дигән зур форум узды. Чара безнең татар мәгърифәтчесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин шәхесе мирасына багышланган иде. Ул безнең өммәтнең рухи тормышына зур өлеш кертте, талантлы имамнар тәрбияләде – Тәлгать хәзрәт Тәҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башкалар. Күпләр өчен бу исем ачыш булды. Әхмәдзәки хәзрәт тормышы, шартлар, йомшак итеп әйткәндә, бераз башкача булган чорда, Ватанда Аллаһыга хезмәт итүнең үрнәге булып тора. Һәм бу - уңай үрнәк. Әхмәдзәки хәзрәтнең оныгы, Марат Әдип улы Сафиуллин, катнашучыларны сәламләп, аның кыйммәтләрен, ниятен, эш рәвешен өйрәнергә һәм таратырга кирәк, диде. Әхмәдзәки хәзрәт Аллаһка хезмәт итү юлында тормышын ничек итеп сарыф иткән? Безгә мондый тәрбияви, тарихны өйрәтүче башлангычларны, һич югында үз игътибарыбыз, катнашуыбыз, кызыксынуыбыз белән булса да, хупларга кирәк.
Балтач районы Түнтәр авылындагы яңа проектны да телгә алыйм әле. Ул кызлар өчен пансионат. Хәзер анда бинаны актив рәвештә төзү эшләре алып барыла. Түнтәр үзе үк XVII гасырдан башлап бай тарихка ия авыл. Шуның белән бергә, әлеге урында кайчандыр киң танылган Түнтәр мәдрәсәсе урнашкан булган. Бу авылда күп кенә данлыклы имамнар, шул исәптән мәшһүр Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (Ишми-ишан) яшәгән һәм эшләгән. Әлеге проектта да без ерак перспектива күрәбез. Чөнки кызлар – киләчәктә ана, ә соңрак әби буласы кешеләр. Нәкъ менә әниләр һәм әбиләр балалар җанына мәрхәмәт һәм рухият орлыкларын сала. Алар алар кеше саулыгын саклап кала, мәңгелек тормыш өчен дә әзерли.
Күпмилләтлелек – Россиянең гайрәтле җиңү көче!
Тамырларыннан аерылган кеше нинди була? Ул – биоробот! Аны бернәрсә дә сакламый. Аның тотып алырлык берние дә юк. Ул чын, тулы канлы һәм саваплы тормыш турында рәтләп берни дә белми. Бу кеше -караңгылыкта яши. Минемчә, шуңа күрә дә Россия Президенты Владимир Путин: «Күпмилләтлелек – Россиянең гайрәтле җиңү көче». - дип ассызыклады.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел