Табибә Вәсимә Бакиева: Авыруларга да ураза тотарга мөмкин

Беркөнне миңа Казанның Чапаев урамындагы 24 нче йортка урнашкан “Йәсин” клиника-диагностика үзәгенә барырга һәм...

БӘЙЛЕ
2012 Июл 17
Беркөнне миңа Казанның Чапаев урамындагы 24 нче йортка урнашкан "Йәсин” клиника-диагностика үзәгенә барырга һәм анда гомум авырулар табибәсе Вәсимә Бакиевага уразага багышланган берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә туры килде.
-Вәсимә ханым, нинди авырулар вакытында уразаны тотарга мөмкин, ә кайсыларында моны эшләргә ярамый?
-Төрле авырулар вакытында да уразаны тотарга мөмкин. Ләкин биредә һәр кешегә шәхсән якын килергә кирәк. Әгәр дә ураза тотучы авыру инсанның хәле начарая икән, аңа моны сәламәтләнгәнчегә хәтле эшләмәү хәерлерәк. Әгәр хәле тотрыклы булса, уразаны калдырмау мәслихәт. Һәммәсен дә Аллаһы Тәгалә белүче. Уразаны Раббыбызның ризалыгы өчен дип тотса, бәлки Аллаһ ул кешегә сихәтен дә биреп куяр. Шулай да чирле бәндәгә ураза тотарга керешкәнче, башта табибка яисә табибәгә барып, киңәшергә тәкъдим итәм.
-Нинди авырулар, әйтик, яман шеш вакытында уразаны тотарга буламы?
-Кешедә яман шеш булганда уразаны тоту файдалы, дигән мәгълүматлар да бар. Биредә, әлеге дә баягы, әгәр авыруы көчәймәсә генә моны эшләргә кирәк. Кан басымы югары, йөрәк авырулы, анемияле кешеләргә ураза шулай ук уңай тәэсир итә, чөнки аның авырлыгы кими барыбер. Ә бу исә әгъзаларга яхшы йогынты ясый. Фәкать шикәр авырулы кешегә генә уразаны тотуда катлаулык килеп чыгарга мөмкин. Медицинада ач торып дәвалауның 3 төре бар. Аның кыска вакытлысында кеше 2 тәүлектән алып 1 атнага кадәр ач тора. Озак вакыт ач торып дәвалану 2 атнадан 6 атнага хәтле сузыла. Шулай да медицинадагы ач торып дәвалануга караганда ураза - иң куркынычсызы, иң йомшагы. Чөнки монда атналап ач торасы түгел.
-Мин кайчандыр Америка кешесе Поль С. Брэггның "Ач тору могҗизасы” дигән китабын укыган идем. Ул чиста су эчеп, ач торуның файдасы турында яза. Сезнең моңа карашыгыз ничек?
-Һәр ризыкның ашказанында эшкәртелү вакыты бар. 6-8 сәгать эчендә ризык тулысынча эшкәртелеп бетәргә тиеш. Ә ач торып дәваланганда су эчкәч, ашказанындагы агулы матдәләр дә канга сеңә. Ә без уразада су кулланмагач, теге агулы матдәләр тышка чыгарга мәҗбүр була. Организм үзенең эчке мөмкинлекләреннән файдаланып эшли моны. Яңа күзәнәкләр барлыкка килә, искеләре юкка чыга. Уразада барлык әгъзалар ял итә.
-Ничә яшьтән уразаны тота башларга мөмкин?
-Теләге булган 5 яшьлек бала инде ураза тотарга мөмкин. Ә инде 7 яшендә ул аны ныгытып тота ала. Өлкән яшьтәгеләргә дә чикләүләр юк. Карт кеше уразасын тота алмаса, фидия сәдакасын бирергә тиеш. Шулай да олы кешегә уразага керешкәнче табиб белән киңәшергә кирәк. Авыруларга да, яшь буенча да катгый тыюлар юк. Мин моны табибә буларак та, мөслимә буларак та әйтәм.
-Кайбер кешеләр көнозын ач торгач, ифтар вакытында ашказанын күп итеп тутыра. Моның зыяны юкмы?
-Көне буе ач торучының ашказаны кечерәя. Шуңа күрә ул барыбер артыгын ашый алмый. Шулай да артыгын ашарга ярамый, әлбәттә. Ашказанында тоткарланган һәр матдә анда чери башлый. Агулы матдәләре бүленеп чыга, алар канга сеңәргә мөмкин. Бер хәдистә "Туйганчы ашау - әдәпсезлек, туйгач та ашау - хәрәм” диелгән.
-Авыз ачканда нинди ризыктан башлау хәерлерәк?
-Иң яхшысы - хөрмә һәм су. Ифтарда камыр ризыкларын, майлы ашларны күп итеп кулланырга киңәш ителми. Мин сезгә тырышып ураза тотсагыз, Аллаһының рәхмәтенә ирешерсез дигән теләктә калам. Тик башта табибларга барып, сәламәтлегегезне тикшертсәгез, һич тә комачауламас иде дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш- Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 01
Июн 25
Июн 17
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе