Төзекләндерелгән "Кол Шәриф" мәчете ачылды

9 ай буена ремонтка дип ябылып торганнан соң, Казанда алдан игълан ителмичә генә "Кол Шәриф" мәчете ачылды.

БӘЙЛЕ
2013 Апр 13
9 ай буена ремонтка дип ябылып торганнан соң, 12 апрельдә Казанда алдан игълан ителмичә генә "Кол Шәриф" мәчете ачылды. Элек халык анда мәчетнең баш имамы Рамил хәзрәт Юнысны тыңларга йөри иде. Ә хәзер ни булыр, йөрерме? Сорауларга "Казан кирмәне" тыюлыгының җитәкче урынбасары Марат Гатин җавап бирде.


– Узган елның 22 августында Кол Шәриф мәчете төзекләндерү өчен ябылган иде, шул эшләрне тәмамлап, бүген без аны ачтык. Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын үткәрде. Шуннан соң туристлар өчен дә, кемгә болай гына карап чыгу өчен, кемгә кереп намаз уку өчен ишекләрен ачты мәчет.

– Бүген җомга намазында күпмеләп кеше булды?

– Беренче намаз булгач, без аны зур итеп игълан итмәдек. Шуңа да карамастан хәбәр таралды. Бер 200-300-ләп кеше булды. Махсус игълан булмаган иде.

– Мәчет ачыла икән дигән махсус игълан булмады. Сәбәбе нәрсәдә?

– Музей буларак без мәчетне планда булган ремонт эшләренә япкан идек. Шунлыктан мәчет ачылышыннан ниндидер зур вакыйга ясарга теләмәдек. Эшләребез беткәч ачып та җибәрдек. Ачылуны җомга көненә туры китерергә ниятләгәч диния нәзарәте вәкилләрен бу чарага чакырырга булдык. Кайбер мөхтәсибләр бүген Казанда иде, алар да килде. Монда укучы шәкертләрне дә чакырдык. Уйлавымча, киләсе җомгалардан мәчетебез элегрәк ничек тулы булган булса, шул хәлгә кайтыр дип уйлыйм.

– Элекке традиция кебек мәчетнең үзенең имамы булачакмы?

– Бүген Казан Кирмәне музей-тыюлыгы һәм диния нәзарәте арасында бер килешүгә кул куелды. Анда тыюлык һәм диния нәзарәтенең киләчәктә ничек эшләве турында бөтен әйбер дә язылган. Хәзерге вакытта диния нәзарәте вәкиле буларак Мәрҗәни мәчетенең имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде.

– Ул имам булып билгеләндеме? 

– Ул диния идарәсе вәкиле итеп билгеләнде. Җомга намазларын үткәрәчәк, мөфти кушканны эшләячәк, зур чаралар узганда, зур делегацияләр килгәндә сайланган мөфти хәзрәт килә алмаган очракта Илфар хәзрәт дин идарәсенең вәкиле булачак.

– Узган җәйне вазгыять катлауланганчы Кол Шәриф мәчете - халыкның яраткан урыны иде. Шушы абруен кирә кайтара алырмы?

– Кирмән җитәкчелегеннән дә, дин әһелләреннән дә күп әйбер тора. вәгазь сөйләү ул беренче чиратта халыкка рухи азык бирү, кешеләрнең йөрәкләренә үтү. Хөтбәләрне укыячак имамнардан күп тора.

– Кол Шәриф - яшьләрнең никахларын теркәү өчен иң яраткан урыннарның берсе иде элек. Хәзер дә бу традиция дәвам итәчәкме?

– Әлеге вакытта төгәл җавап бирә алмыйм. Диния идарәсе белән бу мәсьәләне өйрәнәбез, озакламый бу сорауга да төгәл җавап бирә алырбыз. Шулай ук мәчет структурасын да диния нәзәрәте, шул ук Илфар хәзрәт төзи, киләчәктә мәчеткә килүчеләр үзләрен борчыган барлык сорауларга да җавап таба алыр дип уйлыйм.

– Инде төзекләндерү эшләренә килгәндә, мәчеттә ниләр эшләнде?

– Беренче караганда ул эшләр күзгә күренми кебек, чөнки мәчетнең инженер челтәре яхшыртылды. Намаз уку залларында һава алыштыру шахталары киңәйтелде, һава температурасын көйләү җайланмалары куелды. Намаз уку залларындагы тәрәзәләр җылытылды. "Ислам мәдәнияте" музеендагы бөтен тәрәзәләр дә алмашынды. Тәхәрәт бүлмәләре намаз укучыларга кулайлаштырылды. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен арбаларны өске катларга алып бенү җайланмалары куелды.

Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе