Тәлгат хәзрәт Гайфуллин: “Академик В. Емельянов кипрей чәен йөз авырудан дәва дип атый”

Мин рәссам Ф.Зыязовның татар әбие белән бабае сурәтләнгән “Чәй эчкәндә” дигән картинасын бик яратам. Гаҗәеп бер җылылык бөркелә бу сурәттән. Алар ниндидер бер тәмле, файдалы чәй эчәләрдер кебек тоела. Рәссам чәйнең тәмлелеген дә, әби белән бабай арасындагы мөнәсәбәтләрнең ихласлылыгын да бирә алган. Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгат хәзрәт Гайфуллин белән алар җитештергән догалы “Шифалы Иман-чәй” турында гапләшеп утырганда, нәкъ менә шул сурәт искә төште.

Читайте также
2016 Сен 26. Фото:muzeum.ru

Дәү әнинең сүзләре догалы чәй ясарга этәрде

- Тәлгат хәзрәт, әби-бабайларыбыз элек нинди чәйләрне тәмләп, нинди чәйләр эчте икән?

- Әссәмагаләйкүм вә рахмәтүллахи вә бәрәкәтүх. Әле кечкенә чакта дәү әни белән урманда йөргәндә: “Менә улым бу кипрей үләне, элек шуннан чәй ясаганнар, без шул чәйне эчә идек”, - дип сөйли иде. Тарих буенча бу чәйне Петербург янындагы Капорье дигән бер авылда җитештергәннәр. Шунда бер цех ясап, чит илгә дә чыгарганнар. Кечкенэ вакытта кипрейдан мин дә шундый чәй ясап карадым, әмма килеп чыкмады. Соңыннан онытылды ул минем. Аннан соң чәйләрне өйрәнә башлагач, шушы мәгълүмат искә төште. Берничә ел элек тагын тәвәккәлләргә - үзебез өчен чәй ясап карарга булдык. Интернеттан эзләп, китаплардан укып, мин аның технологиясен өйрәндем. Төрле ысуллар кулланып ясап карадык, тырыша торгач, ниһаять, бү үлән чәе кара чәй кыяфәтен алды. Менә шулай итеп, беренче итеп чәйне үзебезгә ясадык. Шушы чәйне генә эчә башладык. Дуслар, туганнар кызыксынып китте, тәмен ошатты, шуңа да чәйне сату өчен дә ясарга булдык.

- Кипрей, иван-чай үләне турында ишеткән бар, ул кайларда үсә?

- Кипрей урманда, ташландык басуларда, үзәннәрдә үсә. Безнең илдә ул бик күп, әмма урынын эзләп йөрергә кирәк. Ә тапсаң, яфрагын гына өзеп, сабагын һәм чәчәген исән калдыру мөһим, чөнки орлыгы җитешкәнче өзсәң, киләсе елга ул бу урында азрак булачак һәм чәй ясаганда авыррак булачак. Шуңа да без, “Шифалы Иман чәй”не ясар өчен, кул белән бары тик яфракларын гына жыябыз.

- Бу чәй ничек ясала соң?

- Карап торышка гына бик жайлы кебек, әмма гади үлән кара чәйгә әйләнсен өчен бик күп хезмәт, тоемлау һәм сабырлык кирәк. Үләнне җыйгач, аны, күләгәле урынга җәеп, бераз җилләтеп тотырга кирәк. Аннан аппаратуралар аша үткәрү, әчетү, мичтә киптерү, ялгыш кергән үләннән аралау, капка тутыру һ.б. Гомумән алганда, кипрей үләненнән чәй ясау Кытай чәйләрен ясау технологиясе белән бик охшаш, ләкин аның үзенең бер тәртибе, вакыты бар. Үләннән әзер чәй булып җитешкәнче 2 тәүлек вакыт үтә. Температура, дымлылыкны саклау мөһим. Сезнең алдагы матур капка кадәр барып җиткәнче дә зур хезмәт башкарыла. Чәйне ясауда бөтен гаиләбез катнаша диярлек. Дуслар, туганнар, танышлар да ярдәмгә килде. Һәр этапта мөселманнар гына эшли, Әлһәмдүлилләх.

- Хәзрәт, ни өчен “Шифалы Иман-чәй” дигән исем бирдегез?

- Чәйне капчыкларга тутырыр алдыннан, хәзрәтләребез, шифасы булсын өчен, Коръән аятләре укый хәм догалар кыла. Кипрей үләне үзе дэ бик файдалы, шуңа да чәйгә «Шифалы Иман-чәй» исемен куярга булдык. Эчәр алдыннан “Бисмилләһи Әллахүммә салли галә расүлилләх” дигән доганы укырга тәкъдим итәбез.

“Бу чәйне эчә башлагач, иртәнге яктагы баш авыртуын оныттым, кан басымым рәтләнде”

- Бу чәйнең башка илләрдән килә торган чәйләрдән аермасы нидә?

- “Шифалы Иман-чәе”ндә, башка чәйләрдән аермалы буларак, кофеин юк. Ә сәламәтлек өчен файдалы матдәләр бит күп. Тагын шунысын әйтергә кирәк: үләнне кайчан җыюга карап, әзер чәйдән кара җимеш, лимон тәме килә. Шуңа күрә дә хәзер чәйгә кара җимеш, лимон күшып эчү гадәте кереп киткәндер. Статистика буенча, кеше бер атнага кеше 9 литр чәй эчә. Бу кешенең ярты рационы чәй дигән сүз бит инде. Шуңа да нинди чәй эчүгә игътибар итәргә кирәк: ул табигыйме, нинди җирлектә үскән, составы нинди, химик тәмләткечләр юкмы – минемчә, боларның бөтенесе дә мөһим. Чөнки чәй сәламәтлелеккә тәэсир итә. Без үзебез ясаган чәйнең нинди икәнлеген ихластан әйтә алабыз. «Шифалы Иман-чәй”нең чималы чиста, машиналар йөрмәгән җирдән генә җыелган. Чәй 100% табигый, аны ясауда бернинди дә тәмләткечләр, буяулы матдәләр кулланылмаган, шуның өчен дә башка чәйләргә караганда файдалырак дип уйлыйм.

- Сез бу чәйне ике еллап сату өчен дә ясыйсыз. Чәй эчәргә яратучы әбиләр үз фикерләрен дә җиткергәндер инде сезгә...

- Әйе, җиткерәләр (елмая). “Үлән чәйләрен бик яратам, ә махсус әзерләнгән бу чәйне эчеп карагач шаккаттым. Башка чәйлэр бер кырда торсын, мин хәзер бу чәйне генә эчәм. Бик тәмле һәм иң мөһиме - искиткеч файдалы чәй. Бөтен гаиләбез белән яратып эчәбез”, - диючеләр байтак. “Кан басымым гел үзгәреп тора иде. Бу чәйне эчә башлагач, иртәнге яктагы баш авыртуын оныттым, кан басымым рәтләнде, дип, рәхмәт әйтүчеләр дә бар. Монда сүз югары кан басымы турында бара.

- Ә галимнәр кипрей чәе турында нәрсә ди?

- Галимнәрнең бу хактагы фикерләре күп инде ул. Сезгә берничәсен генә әйтеп китәм. Академик В. Емельянов кипрей чәен йөз авырудан дәва дип атый. Бөек галим Павлов: “Кипрей чәендә, башка чәйләрдән аермалы буларак, кофеин юк һәм аны, сәламәтлеккә зыян китермичә, гомер буе эчәргә була”, - дигән. Ә егерменче йөз башы галиме Петр Александрович Бадмаев гомерен кипрейның үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышлый һәм үз үрнәгендә бу чәйнең файдасын раслый. Ул 110 яшькә кадәр яши һәм 100 яшендә әти булу бәхетенә ирешә. Медицина фәннәре докторы, профессор Наилә Насыйбуллина: “Кипрей үләне нерв системасын тынычландыра, йокысызлыктан булыша, борчулы вакытта эчәргә тәкъдим ителә, баш авыртуын, гастрит, язва, запорларны дәвалый, яраларны юарга, тамакны чайкарга әйбәт, шулай ук гинекология һәм урология авыруларын шифалау өчен кулланыла”, - дип яза.

Чәй, 2-3көн торса да, үзенең файдалы үзлекләрен югалтмый, аны салкын килеш тә эчәргә була

- Тәлгат хәзрәт, чәйнең кабында: “Яңа ясаган чәйне эчеп бетергәннән соң, тагын 5 тапкыр кайнар су өстәргә була. Чәй, 2-3көн торса да, үзенең файдалы үзлекләрен югалтмый, аны салкын килеш тә эчәргә була”, - дип язылган. Безгә: “Бер ясаган чәйне икенче тапкыр эчәргә ярамый. Ул 2 сәгатьтән соң агу була”, - диләр...

- Чит илләрдә чәйне «чайный куст»ның яфрагыннан ясыйлар. Аның составында булган кайбер матдәләр 20-30 минуттан сон башка хәлгә керә, шуның өчен дә кофеинлы чәйне бары тик яңа ясалган килеш кенә эчәргә ярый. Ә менә бу үләннән ясалган чәйне берничә мәртәбә эчәргә була. Аның зыяны юк, файдасы үлэн төнәтмәләрендәге кебек арта гына. Бу без уйлап чыгарган сүз түгел. Галимнәр шулай дип әйтә.

- Димәк, безнең үләннәр күпкә файдалырак булып чыга?

- Гомумән, үләннәрне өйрәнә торган кешеләр: “Безгә үзебезнең тирәдә үскән үләннәрне күлланырга кирәк”, - диләр. Хәтта кайбер фитотабиблар: “Йортыгыз янында үскән үләнне эчегез, ул тәнегезгә шифа бирер”, - дип әйтә. Бу юкка әйтелгән сүз түгел. Аның бер хикмәте бардыр (уйланып калды)...

- Элек-электән әби-бабайларыбыз бу хикмәтне белгәндер, мөгаен. Шуңа да хикмәтне безгә җиткерер өчен төрле риваятьләр туган. Кипрей үләне турында да риваятьләр бардыр?

- Әйе, кипрей турында да төрле риваятьләр йөри, менә миңа иң ошаганын сөйләп китәсем килә. “Бер авылда Абдулла исемле бер кеше яшәгән. Ул гаиләсенә карата тугры, намуслы, балаларын сөючән, бик тырыш бер бәндә булган. Өстәвенә күп вакытта көндезләрен уразада, кичләрен намазда үткәргән. Бәлки шуңа күрәдер аның дөнья ягыннан бөтен нәрсәсе җитеш була, тик менә сәламәтлеге булмый. Авыртудан башы чыкмый: бер авыртудан сәламәтләнеп өлгерми, икенчесе барлыкка килә. Шуңа күрә дә ул дөньяның тәмен әлләни татымый алмый. Үзегез беләсе: сәламәтлек булмаса, күзгә бернәрсә дә матур бүлып күренми. Шулай итеп, көннәрдән бер көнне Абдуллаһ төне буе намаз укып йокыга китә һәм, ни гаҗәп, шушы төнне төш күрә. Төшендә бер фәрештә аңа: “Әй, Абдулла, Аллаһы Тәгалә синең, Үзенә карата тугрылыгыңны һәм кешеләргә кара игелекле булуыңны бәяләп, бер сер ачырга булды: тәнгә һәм җанга карата шифа бирүче бер үлән хакында хәбәр итәргә боерды”, - дип әйтте һәм Абдулланың кулына бер үлән чәчәген бирде. Шул вакытта бу кеше кинәт уянып китте. Бер тапкыр бу төшне күреп, аңа әлләни игътибар итмәсә дә, өч көн рәттән күргәч, дәртләнеп, әлеге үләнне әзләп табу нияте белән, болынга чыкты. Бик озак эзли торгач, әлеге үләнне тапты һәм һәр көнне шушы үләнне чәй итеп эчә башлады һәм, ни гәҗәп, әкрен-әкрен чирләре бетә барды. Хатыны, балалары да, Абдуллада булган үзгәрешләрне күреп, бу үләнне эчә башладылар, алар да үзләрен бик яхшы хис иттеләр. Еллар үза торды, Абдулланың, чирләреннән котылып, иң олы байлык - сәламәтлек нигъмәтенә ирешү хәбәре бетен җиргә таралды. Әлеге үләннең даны артканнан арта барды.

P.S.: Хәзерге вакытта бу чәй Казанда мәчетләрдә hәм мөселман сәүдәгәрләр аша тарала. Шүлай ук районнарга почта аша да жибәрелә. Өстәмә мәгълүматны 89393921727 телефоны аша алырга мөмкин.

Әңгәмәне Римма Гатина әзерләде.

Кипрейның файдалы үзенчәлекләре.

* Составында С витамины бик күп.

* Составында төрле микроэлементлар - тимер, бакыр, никель, магний, калий, кальций, натрий, марганец бар.

* Табигый антисептик.

* Иммунитетны ныгыта.

* Көчле антиоксидант.

* Организмны токсиннардан һәм башка зарарлы матдәләрдән чистарта.

* Югары температүраны төшерү сәләтенә ия.

* Канның составын яхшырта.

* Онкологик авыруларда интоксикацияне киметә.

* Ир-ат көчен арттыра, кешене яшәртә.

* Составында зур күләмдә организм җиңел кабүл итә торган аксым булганга, энергияне арттыра. Шуның өчен аны урманчылар, аучылар һәм мосафирлар бик ярата.

* Ашказаны авырулары, гастрит, колит, язва, метеоризмны дәвалауда ярдәм итә.

* Нерв какшаган, борчылган яки депрессив вакытта бу чәйне эчү бик файдалы.

* Тынычландыра, йокысызлыктан арындыра.

* Кан басымы үзгәрүчән, башы авыртучы кешеләргә эчәргә тәкъдим ителә.

* Простата, аденома авыруларына профилактика буларак куллану яхшы.

* Составында кофеин һәм кузгалак кислотасы булмаганлыктан, организмның алмашу процессларына комачаулык итми.

* Төрле агуланулардан булыша.

* Чәч тамырларын ныгыта.

* Тәндәге яраларны сафландыра.

* Күз эренләгәндә мамык белән манчып куйсаң, файдасы бар.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе