Сак булыгыз, контент! — Татарстан башкаласында Урта Азия журналистлары җыелды

Урта Азия һәм Казакъстан, элеккеге СССРның дүрт республикалары   вәкилләре килде.  Чара дүрт илне, һәм кунак каршылаучы Россияне  берләштерде.

БӘЙЛЕ
2024 Май 13

Казан шәһәренә мәгълүмәтләштерү дәвере проблемалары буенча сөйләшергә диеп Урта Азия республикалары каләм ияләре тупланды.

Шулай ук шәкле фәһем, ясалма акыл, медиа-проектлар ясау, ялганнарга каршы көрәшү турында да сөйләделәр.

Урта Азия һәм Казакъстан, элеккеге СССРның дүрт республикалары вәкилләре килде. Чара дүрт илне, һәм кунак каршылаучы Россияне берләштергән мөселман төбәкләре саналганнар берләште. Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Казакъстанның диндарлары, дөресрәге, матбугаты вәкилләре, барлык мөселманнар исеменнән белем алып Казаннан кайтып китте.

Казанның Көнчыгыш, аерым алганда, Урта Азия халыклары белән бәйләнешләре хакында матбугатта язылып килә. Шулай ук мәгърифәтчеләребез, шул исәптән тугандаш халыкларның матбугатын, мәгарифен үстерүгә керткән өлешебез шактый зур!

Әлеге проект Президент грантлары фонды ярдәме чыганаклары хисабына тормышка ашырыла.

Урта Азия төбәгендә халыкларның динен, телен, гореф-гадәтләрен яхшы беләбез, хөрмәт итәбез. Азиядәге тугандаш халыклар арасында мәгърифәтчелек тарату дәвам итә.

Бу як илләре журналистлары Казанда җыелды. Максат — Россия журналистларын элеккеге СССР иләре каләм ияләре белән дуслаштыру, хезмәттәшлек иттерү.

АНО «Үзәк Азияне тикшеренүләр институты» исемле АНО Халык-ара медиа-мәктәбен оештырды. Ул " Сак булыгыз, контент! — Мәгълүмәтләштерү дәвере журналистикасы" дип аталды. Ул быел икенче мәртәбә оештырылды.

Кырыгызыстан, Таҗикстан, Үзбәкстана, Казахстан дүрт көн буена Татарстанның күренекле журналистларын тыңлады. Югары уку йорталында, матбугат чыганакларында булды.

КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин, Россия ислам институтындагы Журналистика кафедрасы мөдире, социология фәннәре кандидаты Айгөл Гыйлманова милли һәм милләт ара матубгат чыганаклары, мәгълүмат кыры турында сөйләде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе