Ренат Галиәскәр мәчеттә нишли?

Энә күзен әле кайчан гына
Саплый идем. Очы югалды.
Еллар үтеп, кире сүтмәк булам -
Кая бакма, шунда караңгы.

БӘЙЛЕ
2023 Сен 20

 

​​​​​​​Телевидениедә эшләүче «кияү егет» Ренат «Ярдәм» мәчетен сайлаган. — Ни өчен?

Венера Иванова-Аитованың экран партнеры, ТВ-шоумен, популяр җырлар авторы, медиада тансык кияү егете буларак танылган Ренат Галиәскәр көндез «Ярдәм» мәчетендә клипка төште. Берочтан тәхарәт алып намаз да укып китте.

Ә төнлә клип дәвамын мәчет ишек алдында төшерделәр. Сюжет кара «Мерседес»та җилдерүче башка бер бай һәм буйдак егетнең шушы мәчеткә килеп Ислам динен кабул итүе белән тәмамланды.

«Кичке Азан» исемле бу җыр видеосында Ренат Галиәскәр исә зыялы бер яшь мөселман әтисен уйный. Янында улы да намаз укый. Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге хор клип аудиосын башкара. Аны композитор Солтан Габәши Габдулла Тукай сүзләренә язган. Клипны «Мәйдан» каналында карагыз.

Клип чыкканчы ук бу җырның нинди булганын моннан карарга була.

Телевидениедә эшләүче режисерлар һәм Ренат Казандагы сиксән мәчетнең берсен — «Ярдәм»не сайлаган. — Ни өчен?

  1. «Мәчет матур. Эче дә, тышы да, рухы да,» — ди Галиәскар.
  2. «Ярдәм»не күпләр белә, ярата, хөрмәт итә. Аеруча яшьләр үз итә. Казанда ясалучы матур никахлар һәм хәләл туйларның күпчелеге биредә уза.
  3. Ренат Галиәсгар тумышы белән Балтач районы Борнак иле авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында белем ала, армия сафларында да хезмәт итәргә өлгерә. Бүгенге көндә Казанда яши, шигырьләр, җырлар иҗат итә, бәйрәмнәр оештыру, алып бару белән дә шөгыльләнә. Язган шигырьләрен инстаграм битенә урнаштырып бара, шул сәбәпле «сүземне кыска тотарга тырышам», - ди.

    Уйлар җебе
    Уйлар җептәй… Сүтелде дә китте.
    Җыеп алып булмый. Чорналды.
    Лабиринтның уртасында торам.
    Йә арты юк аның, йә алды.

    Энә күзен әле кайчан гына
    Саплый идем. Очы югалды.
    Еллар үтеп, кире сүтмәк булам -
    Кая бакма, шунда караңгы.

    Тартып алып ташланылган икән
    Җепләремнең очын еракка.
    Төенләнгән йомгак сүтәрмен дип,
    Карамаган идем уйлап та.

    Уйларымның башын төенләргә
    Дөнья җебен җаннан үткәрәм.
    Төнне таңга тегеп, өзми генә
    Шигырь сүтеп хәзер көн күрәм.

    Шулай язган
    Шулай язган. Юллар киселешү
    Соң булгандыр. Бәлки бик иртә.
    Ачу сакламыйкчы язмышларга.
    Читенсенмә. Ал мине искә.

    Элеккедәй чын күңелдән җырла,
    Булсын, әйдә, тыңлаучы үзгә.
    Күкләр өчен шулай уңай, димәк.
    Тик елмаеп ал мине искә.

    Хыяллар да чынга ашсын әле,
    Икебезнең бары ике җирдә.
    Улларыбыз, бәлки, адаш булыр,
    Булмаса да, ал мине искә.

    Карашлар да аска төбәлмәсен,
    Хатирәләр җылы өрсен безгә.
    Яр буенда парлар күренгәли…
    Бәхетле бул! Син минем истә.

    Шөкер кыласы калган
    Читнекенә түзеп була,
    Яман үзеңнең ялган.
    Саулык сорадым Ходайдан,
    Тынычлык онытылган.

    Кемгә генә җиткән дә соң,
    Кемнән моңарчы арткан?!
    Мал сораганчы Ходайдан,
    Шөкер кыласы калган.

    Ялгыш арты ялгыш ялгап,
    Акыл йөрәктән арган.
    Сөю көткәнче Ходайдан,
    Тиң яр табасы калган.

    Чиксез уйларга чорналып,
    Каләмем төшми кулдан.
    Илһам урынына Ходайдан
    Бәхет сорыйсы калган.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе