Шул уңайдан аналитик Рәшит Фәтхрахманов Татар-ислам сайтына интервью бирде.
Рәшит әфәнде, Казандагы чираттагы шартлау турында ни уйлыйсыз?
Бүгенге шартлау турында мәгълүмат аз бит. Мөселманнарга якмыйлардыр инде анысын да. Мин үзем җәнҗаллы шартлауларны провокация дип саныйм. Бердән, исламга каршы көрәш бара, икенчедән, Татарстанны каралтырга кирәк. Тик бу минем фикер генә. Шартлауларның булуына кызыксынган структуралар да була бит дәүләттә, бюджетлары шуңа бәйле. Бүгенге мәгълүмат кырыннан хакыйкатьне табу бик авыр. Дөресленке без белә алмыйбыз беркайчан да. Татарстанны Кавказга әйләндерергә тырышу бара, монысы хак. Кемнәр тырыша һәм ни өчен, болары катлаулы мәсьәлә. Бөтенесен алдан белеп торучы эксперт бар бит инде. Менә аны кыссаң, хуҗалары турында күп нәрсә әйтә алыр иде. Болар хәтта кайчан кайда шартлаячагын да расписание буенча белә торганнардыр, язмаларын да алдан ук әзерләп куймыйлар микән.
Рәшит әфәнде, фетнәне кем оештыра дип фаразлап була?
Бөтен дөньяда фетнә бара бит хәзер, ул җәелгәннән җәелә. Аны оештыручы көч тә бар дип уйлыйм. Ул Россиядә түгел, читтә, ерактарак. Дөньяны болгату аңа бик кирәк, кешеләрдә курку хисе, психоз уяту. Бик көчле һәм тармаклы партия бар аның кулында. Дәүләт җитәкчеләренә йогынтысы зур аның. Бу якынлашып килүче кыямәтнең билгесе. Бер ун-унбиш еллардан соң исеме ачык әйтерлек билгеле булыр дип уйлый. Бәлки тизрәк тә. Аллаһы Тәгалә белә чын дөресен. Дөнья сәясәтенең бер тармагы бу. Бик көчле аналитиклардан торган оешма гына ачыклый алыр иде дөреслекне. Каршы хәрәкәт тә сизелә башлар дип уйлыйм. Кешеләрне хакыйкатькә өндәүче һәм үз арыннан ияртүче лидер пәйда булыр, иншалла, киләчәктә. Бу тарихның законы.
Җәйге террор вакыйгаларында да чит ил куллары уйнады микән?
Хәзер бит чит ил дип әйтү дә сәер. Аралар якынайган,аралашу көчәйгән чак. Бөтен дөнья бер уч төбендәге кебек. Җир шарының бер почмагында атсаң, тавышы монда ишетелә. Дөньякүләм капма-каршы ике көчнең алышы бу. Халыкка әллә никадәр идеяләр ташлана, кешеләр шуның әле берсе, әле икенчесе белән саташып бетәләр. Бер татарда гына никадәр капма-каршылыклар бар. Турыдан-туры чит илләр катнашмый торганннардыр, бәлки. Татар егетләренең бүген дөньяның кайсы якларында көрәш алып баруын беләсезме сез? Әмма юнәлеш бирүче үзәк бер. Аңа каршы торучы үзәк тә формалаша башлады. Якын Көнчыгыштагы конфликтларны игътибар белән күзәтегез. Дөнья сәясәте бүген шунда формалаша һәм иң мөһим вакыйгалар шунда хәл ителер дә.
Әңгәмәдәш Александр Долгов