Бу көннәрдә күп дини китаплар авторы, өч мөфтинең әбисе, Татарстандагы икенче мөфтинең әнисе булган Рәшидә абыстай Исхакый үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узарга җыена. Бу уңайдан “Ярдәм” мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов белән “Мөслимә” оешмасы рәисе, шул ук исемдәге газета мөхәррире Әлмира апа Әдиатуллина Рәшидә абыстай белән әңгәмә кордылар.
Башта Әлмира апа Рәшидә абыстайга “Зур Казан” басмаханәсендә нәшер ителгән Мөслимә Шәфыйкның “Корычлар ныклыгы гынамы” дигән китабын һәм “Мөслимә” газетасының яңа санын бүләк итте. Хәзер игътибарыгызга шул әңгәмәне тәкъдим итәбез.
-Рәшидә абыстай, Рамазан ае ничек уза?
-Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Башта шуны әйтим әле: сезне 19 июльдә узачак ифтар мәҗлесенә чакырам. Туган көнне мин ифтар мәҗлесе итеп уздырам. Рия кермәгәе дип куркам. Сезне ул көнне иртә килергә чакырам, чөнки ифтарның савабы зур. Беркөнне безнең өйгә бер хәбәрче килде. Ул шунда: “Элекке мөфтинең әнисе зур өйдә торадыр, дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән. Абыстай, сиңа мәхәббәтем артты, шулай итеп яши алганың өчен”,-дип әйтеп куйды. Әйе, 5 сутый җирдә без ике гаилә йорт салып куйдык һәм шунда яшәдек. 6 балабызны да шушында үстереп, башлы-күзле иттек.
-Рәшидә абыстай, динебез нинди юнәлештә үсәчәк?
-Ислам – Аллаһ дине. Ул кыямәткә кадәр яшәячәк, Аллаһы боерса. Динебез сүнмәячәк, иншә Аллаһ. Шулай да ислам динен алып бару бездән тора. Ул - Аллаһы Тәгаләнең әмере, дип гаиләләребезгә, туганнарыбызга, күршеләребезгә аңлата барсак, динебез сүнмәячәк. Барысы да үзебездән тора. Тик мәңге сакланачак динебезне үзебезгә алып барырга һәм сакларга кирәк. Мин аны шулай күзаллыйм.
<strong>-Мөселманнарның төп мәсьәләләре нинди бүгенге көндә?
-Һаман да шул бер сүз инде ул. Безгә дөньяга ни өчен килгәнебезне, ни өчен ашыйбыз дигәнне аңлап яшәргә кирәк. Фани дөньяга үзебез теләп килмәдек, Хак Тәгалә ана карынында барлыкка китерде. Теләсәк тә, теләмәсәк тә, безгә Аллаһ кушканча яшәү мәслихәт.
-Рәшидә абыстай, динсез дөньяга килгән хатын-кызлар белән эшләү авырайды. Хәзер дин – әфьюн ул дигән кавем барлыкка килде. Инде аларны укытырга, дини белем бирергә кирәк. Менә шуларны ничек тәрбияләргә?
-Кызларны да, ир балаларны да тәрбияләү бер төрле инде ул. Бигрәк тә кызларга дөрес тәрбия бирү үтә мөһим. Ник дигәндә, алар ана буласы кешеләр. Күп эш аналардан тора. Ананың ихласлы һәм нык булуы сорала. Ә ата – гайрәтле зат. Балаларым кечкенә вакытта: “Яраббым, болар иманлы балалар булсыннар, аларны кеше итеп тәрбияләргә булышсаң иде”,-дип сорадым. Балаларымның берсен дә начар дип әйтеп булмый, алар бүгенге көндә бик әйбәтләр, Аллага шөкер. 125 нче оныгым дөньяга килде. Оныкларымның оныклары инде алар. 4 яшендә кычкырып азан әйтә торган балалар алар. Тик бала ана карыныннан төшкәнче үк ата белән ананың хәләл ризык куллануы зарури. Хәтта ир белән хатын якынлык кылганда “Бисмилла”ны әйтергә кирәк. Бисмилласыз туган баланың эше харап була. Мин ирем белән никахлашкан көннән алып “Бисмилла”ны әйтеп яшәдек, барлык эшебезне “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим” белән башладык һәм тәмамладык.
-Хыялларың нинди, Рәшидә абыстай?
-Бөтен дөнья халкын мөселман итәр идем дип хыялланам. Тик минем хәзер көчем бетте, әмма иртә-кич әйтә торган зекерләрем бар. Яраббым, барлык халыкларга иман бир, алар да мөселман булсыннар, ислам динен кабул итсәләр иде дип телим. Шуларны Раббыбыздан сорап дога кылам, чөнки мөселманнарның коралы – дога. Иртә-кич кенә дә түгел, даими рәвештә дога кылам. Үзебезгә дә, балаларыбызга да, аларның балаларына да, Раббым, иминлек бир, исламга кайтсыннар иде дип дога кылам. Хәтта дөньядан мөселман булып үтмәгән кардәшләремне дә ярлыка, Раббым, дип дога кылам.
-Берәр үкенечең калмадымы, Рәшидә абыстай?
-Үзем һәм балаларым ягыннан бернинди үкенечем юк. Иншә Аллаһ, васыятьләрем әйтелгән, алар кәгазьгә язылган. Ләкин шундый хәвефем бар: ахыргы минутларында шайтан аларны алдамасмы дигән хәтәр яши. Үземнең дә курыкканым шул: китәр сәгатем якынлашканда “Ләә-иләһә-иллаллаһ, Мөхәммәдер-рәсүлуллаһ” кәлимәсен әйтеп, җәннәтне күреп, җанымны тапшырса идем дигән борчуым бар. Башка үкенечем юк. Балаларым да шундый ук хисләр белән яшәсә иде дип телим.
-Әйе, андый хәвеф бардыр, анысы. Безнең кебек намаз укучылар янында шайтан бигрәк тә күп йөри бит ул. Динсез кешеләр янында шайтан алай ук нык йөрми дә торгандыр. Бу барыбер минем кеше, диядер. Миннән: “Рәшидә абыстайның юбилее кайчан була?”-дип еш сорыйлар. 90 яшегез тулган бу көннәрдә Сез нинди хисләр кичерәсез, Рәшидә абыстай?
-90 яшь тула дип мин бер дә сөенмим. Берәр гамәлемә рия кермәдеме икән, дип борчылам. Бөтен куркуым шул.
-Рәшидә Исхакый исеме белән ничә китабыгыз басылып чыкты?
-Хәзер төгәл генә хәтерләмим дә инде. Мин аларны күче белән менә бирегә салып куйдым. Менә тагын бер хикмәт булды: “Намаз уку тәртибе” дигән китабым “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләр телендә басылып чыкты. Бу китап кириллицада 100 мәртәбәдән артык нәшер ителгәндер инде. Менә монысы - “Яшәү мәгънәсе” дигән китабым. Анда яшәү мәгънәсе — исламда дигән фикер ярылып ята. Минем тәрҗемәи хәлемә багышланган мәҗмуга ул. “Җан азыгы” дигән китабым 20 мәртәбә басылгандыр, мөгаен. Шигъри калыпта эшләнгән китап ул. 10 сәгатьлек дискларым бар. Аларга минем барлык вәгазьләрем язылган. Әлеге дискларны шәкертләремә биреп бардым. Мәркәз эшләнә бит минем. Бөтенесен шул мәркәзгә куям. Хәзер картайдым инде. Без яшь чакларда боларның берсе дә булмады. Шулай да мин 6 яшемнән намаз укырга керештем, 8 яшемнән уразамны калдырмадым. Балаларым да шулай булды. Һәрбер балама истәлек яздым. “Әгәр бозыклык кылсагыз, тарихка керәсез”,-дип куркыттым балаларыбызны. Үземнеке – 16 том, Госманныкы – 8 том, кызларның кайсысыныкы – 2, кайсысыныкы – 3 әр том. Дәрес бирү тәртипләрен дә яздым анда. Һәркайсына Абдулла кызы Рәшидәдән васыятьләрем дип тә яздым мин аларда.
-Әй, абыстай, куркытып җибәрдең бит?!
-Юк, мин үлемнән курыкмыйм. Бүген үлсәм дә риза. Рамазан аенда бик рәхәтләнеп үләр идем әле... Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме белән башладым үз китабымны. Раббым, гөнаһларымны гафу ит, без Синең колларың. Мәңгелеккә Синең каршыңа барабыз. Дога белән безне искә алыгыз, балаларым, дип яздым анда. Әле минем эшләрем күп: Аллаһыга көне-төне дога кылам. Курыкканым шул: җаным чыкканда шайтан алдалап, “Иман кәлимәсе” н әйттермичә калдырыр дим. “Тәбарәк”не, “Рахман”ны укып дога кылам. Алар соңгы сүрәләрем булса иде дип телим. Асия исемле шәкертем оештырган мәҗлескә барган идем. Шунда кешеләр килеп беткәнче вәгазь сөйләдем. Йөрәгемә авырга килде.
-Үлемгә көне-төне әзер торасың, әйеме, Рәшидә абыстай?
-Әйе, мин бүгенге көндә мәңгелеккә китәргә әзер торам. Аллаһының әмерен көтеп утырам. Менә бу башлыкларны күлмәкләрем саен үзем тегәм. Материалын Рәйсә алып килде.
-Мин “Манзара” тапшыруына Сез тегеп биргән күлмәкне киеп чыктым, Рәшидә абыстай. Күрдегезме мине анда?
-Әйе, күрдем, күрдем. Пәйгамбәребез дә яшел төсне яраткан. Шулай итеп, бернәрсәне әрәм итмим мин. Яшь чагымда бармак буе да чүпрәгем булмады. Иске-москыны юешләп, шуннан күлмәк тегеп киеп йөрдем. Мәркәзгә куям барысын да.
-Гомәр бабайның да рухы шат булсын. 1993 елда хаҗ кылганда, Гомәр хаҗи пылауны күтәреп йөргән иде. Ул аннары бозылган булып чыкты...
-Тик тор. Менә без 5 сутый җиргә йорт салганда, урынны әзрәк кенә тегеләйгә таба зурайттык. Шунда суган утыртып, тонна ярым суган сата идем. Икешәр сыер тоттым. Тавыкларым да бар иде. Менә шулай итеп, балаларны үстердек. Тик бер баламның бер намазын да калдырмадым. Намаз укымасалар – ашатмадым. Берсенең намазы калса, 6 сын да җәзага тарттым. Менә шулай итеп, эшчән булып үсте балаларым. Аннары хәлем бетеп китте, сыерларымны саттым. Кешеләргә дәресләр бирә башладым. Ни өчен дәресләр бирә башладым дигәндә, мин кечкенә чагымда бер хикмәтле төш күргән идем. Имеш, көн кояшлы, тик яңгыр ява. Мин шунда көтү көтәм. Тордым да, сәкегә менеп утырдым. Аннары әнием Мәрьямнән: “Әни, болытсыз яңгыр явамыни ул?”-дип сорадым. Әлбәттә, бөтенесен әнигә сөйләп бирдем. Ул: “Кызым, ислам динен укытырсың, Аллаһы боерса»,-дип юрады төшемне. Мин әниемнең төшен искә төшердем. Белгәннәремне кешеләргә укыта башладым. Дөрес, күп гыйлемем юк минем. Шулай да шәкертләрем берзаманны күбәеп киттеләр. Күршемдәге берәү барып әләкләгән. Мине КГБга чакырттылар. “Син кешеләрне агулыйсың икән, төрмәгә ябабыз”,-диделәр. “Мин агуламыйм, киресенчә, агартам аларны”,-дидем. Картларыбыз, яшьләребез җәһәннәмгә агыла, шуларга әз генә гыйлем бирәм, дим. “Син юләр карчык”,-дип бик каһәрләделәр мине. Ул вакытларда карчык түгел идем әле. 50 яшьтә генә идем. “Ябыгыз төрмәгә, анда да кешеләр укытып ятырмын”,-дидем. Миннән "өйдә дәресләр укытмыйм" дигән кәгазьгә кул куйдырып, төрмәдән чыгарып җибәрделәр. Аннары кешеләрнең өйләренә йөреп укытырга керештем. Мин балаларыбызны шулай тәрбияләдем. Аннары: “Әй, Раббым, Син миңа намаз укый торган егетләрне җибәр, кызларым җитеп килә”,-дип Аллаһыдан сорадым. Каяндыр, читтән намаз укучы бер егет кайтты. Аны әтиебез ошатмады. Ул егетне башкага өйләндереп җибәрдек. Аны җибәреп, озак вакыт узмады, Ташкенттан килгән Әнвәр исемле бер егет пәйдә булды. Әнвәрдән: “Намаз укыйсыңмы?”-дип сорадым. Ул: “Әйе”,-диде. Мин аннан машинаң, торырга урының бармы дип сорамадым. Ташкентка барып, бик матур шигырьләремне сөйләп, тегеләрне елатып кайттым. Шунда тагын бер егеткә – Сөләйманга икенче кызымны биреп җибәрдем. Бервакытны Саҗидә исемле бер хатын безгә килде. Намазлар укучы ханым икән. Ул үзенең улы Габдулланы Казанда калдырып китте. Без аңа Рәмзия кызыбызны биреп куйдык. Намазлар укучы кеше иде чөнки. Исламия белән кызыграк хәл килеп чыкты. Аны кияүгә алам дип бер табиб йөрде. Хәтта намазларны да укырга өйрәнде. Шулчакларда Казанда намаз укучы бер кыз бар икән дип, Сәетҗәлил исемле бер егет килде Кырымнан. Янында әтисе дә бар иде аның. Ул үзе шактый озын буйлы егет, ә Исламия кечкенә генә кыз. Аннары төпчек кызымны әллә кая еракка җибәрәсем дә килми иде. “Рәшидә абыстай, Алла хакы өчен бир кызыңны”,-дип сорый бу егет. Аның шушы сүзе йөрәгемә бәреп керде. Теге табиб бер туганыбызны дәваларга дип алган иде. Аңа икенче бер туганымны сөйләшергә дип җибәрдем. Исламия бик хикмәтле кыз булып чыкты. “Әни, мин шуны уйлап кайттым әле, ул егет тән табибы инде, ә Кырымнан килгән егеттән бик хикмәтле сүзләр чыкты. Кырым егете – рух табибы, ә рух ул – мәңгелек”,-дип шаккатырды Исламия кызым. “Их, син юләркәем, безне ташлап Кырымга китмәкче буласыңмыни?”-дидем аңа. “Юк, әни, мин Кырымга китәргә җыенмыйм. Ләкин шушы хаклыкны гына әйттем”,-диде кызым. Исламия бик яшь иде әле ул чакларда, ябык иде. Бер ел көтәргә куштым тегеләргә. Вәгъдә – иман. Вәгъдәмне бозмадым инде. Бер елдан никахлап бирдем кызымны Сәетҗәлилгә. Бу егет Кырым мөселманнарының мөфтие дә булып торды. Бик әйбәт балалары туды. Мөхәммәт исемле уллары Мәккәдә укый хәзер. Бик сөенәм мин аларга. 8 балары туды. Дүртесе инде башлы-күзле булды, калганнары буйдак әле.
Аллаһының рәхмәтләре булсын миңа илтифат итүегезгә. Тик ул минем рия гамәлләремнән булмасын иде. Аллаһыга тапшырдык инде.
-Әллә ниләр уйламагыз әле, Рәшидә абыстай. Яшибез әле, Аллаһы боерса...Теге чакта чиркәүләрне яндырдылар бит. Шул вакытта өйгә полицайлар килде. Чакырып чыгармакчы булдылар. Мин чыкмыйм, дидем. Иртәнге сәгать 5 тә кермәкче иделәр.
-Башың эшләгән әле...
-Рәшидә абыстай, Сезне без “Мөслимә” оешмасының казыясы итмәкче булабыз. Әгәр риза булсагыз, әлбәттә...
-Казыя булырлык минем гыйлемем юк. Менә сине казыя итәр идем, әгәр андагылар риза булса. Чөнки синең батырлыгың да, яшьлегең дә, сүзең дә бар. Ә мин карт инде андый эшләргә. Моннан 10-20 еллар элек бәлки алынган да булыр идем андый гамәлгә. Менә сезгә Рамазан ае хөрмәтенә китапларымны бүләк итәм. Аллаһ разый булсын безләрдән һәм сезләрдән.
-Рәшидә абыстай, Сезне “Ярдәм” мәчетенә кунакка чакырабыз.
-Рәхмәт, олылап чакыруыгыз өчен. Дөресен генә әйткәндә, мин чакырган җиргә генә барам, чакырмаган урынга бармыйм. Әнә, бакчада шау-гөр булып чәчәкләр үсеп утыра. Үземнең балаларымны да шул чәчәкләргә тиңлим мин. Бәхетләре булсын да, сау-сәламәт килеш үссеннәр, илгә файдалы кеше булсыннар дип телим. Иң мөһиме – алар Раббыбызның рәхмәтендә булсыннар, әти-әниләрен, шул исәптән, әби-бабайларын да онытмасыннар иде дигән теләктә калам.
Әңгәмәдәш – Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА