Рәфыйк әфәнде, икенче мөфтият булдырырга Татарстанда сәбәп бармы, әллә бу чираттагы провокацияме?
Россиядә Диния нәзарәтләре булдыруда закон ягыннан каршылык юк. Бүген илдә 80нән артык мөфтият бар. Ләкин аларның артуы мөселманнарның проблемаларын бетерүгә китергәне юк, киресенчә, халык арасында каршылыкларны арттыра гына бара. Татарстанда икенче мөфтиятне проблеманы чишү өчен түгел, каршылыкларны законлаштыру өчен оештырырга телиләр.
Тагын бер ягы бар: әлеге оешмага керәбез дип торган мәчетләр юк. Яңа мөфтиятне мәчетсез өч мәхәллә: “Вакыф” оешмасы, Әлмәт районының Рус Акташы авылы, “Әниләр” мәчете мәхәлләсе теркәргә тели. Татарстанга мәчетсез Диния нәзарәте кирәкми.
Россия ислам университеты каршында урнашкан “Әниләр” мәчете рәсми төстә Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкер (“Әниләр” мәчетенең элекке имам-хатыйбы) исемендәмени?
Мин бу эшнең хокукый ягын аңлап бетермәдем. Шәүкәт Әбүбәкер имамлыктан киткәч, “Әниләр” мәчетенең яңа мәхәлләсе оешты. Аннан соң Диния нәзарәте уставы белән һәрбер мәхәлләнең уставы үзгәртелде. Шулай булгач, хәзер “Әниләр” мәчете адресында яңа мәхәллә теркәлгән.
Яңа мөфтиятне Мөфтиләр Шурасы оештыра дигән фикер белән килешәсезме?
Логик яктан караганда, Равил Гайнетдиннең Татарстанда мөфтият оештырырлык кешесе юк. Аннан мөфти өч мәхәллә өчен Татарстан белән араларын бозып йөрмәс дип ышынам.
Яңа мөфтият артында элекке мөфти Госман Исхакый тормыймы?
Юк, бу аның Татарстанга кире кайтуы белән бәйле түгел. Хәзер заман шундый: ерактан торып та идарә итеп була.
Рәфыйк әфәнде, алга таба фетнә чыкмасын өчен Татарстан мөфтияте ничек эшләргә, проблемаларны ничек хәл итәргә тиеш?
Проблемалар һәрвакыт чыгып тора. Алардан котылу мөмкин түгел. Фикер төрлелеге дә бар. Алга таба Диния нәзарәте дә, хакимият тә шуны аңларга тиеш: мөфтият уставы буенча имамнар Әбү Хәнифә мәзһәбе нигезендә эш алып барырга, бу принципиаль мәсьәләдә артка чигенеш булмаска тиеш. Шул ук вакытта мөселман җәмгыяте төрле һәм һәрбер мәзһәб тигез. Ләкин мөфтият составындагы имам Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча эшләргә тиеш. Чөнки ул мөфтият составындагы имам, шул оешмада тора.
Без тагын бер әйберне аңлап бетермибез, мөфтият башка төрле карашлы мөселманнары читкә какмый, ә үз составында булган мәчетләрне устав нигезендә эшләтә генә. Әгәр имамнар устав нигезендә эшләмиләр икән, мөфтият составында тормасыннар. Юкса, мөфтигә карата тәнкыйть сүзләре каты әйтелә. Шуны аңлыйк, Илдус Фәиз мөфтиятне устав нигезендә эшләтергә тели.
Әңгәмәдәш – Александр Долгов