Хәбәрчебезгә Мөхәммәд Алихаҗи улын бу зур җиңү белән беренчеләрдән булып котлау һәм аның белән кыскача әңгәмә кору насыйп әйләде.
-Мөхәммәд, бу олуг җиңүдән соң, Сез нинди хисләр кичерәсез?
-Тәүге хисләремне - Хак Тәгаләгә безләрне мөселман итеп, соңгы Пәйгамбәребез Мөхәммәднең өммәтеннән яралтканлыгы өчен рәхмәт һәм мактау сүзләремне әйтергә телим.Әмма без барыбер тулы итеп Аңа рәхмәтләребезне әйтеп бетерә алмыйбыз. Шулай ук мин Раббыбызга зур рәхмәтле Аның безләрне мөтәгаллим (укучы, шәкерт) итеп сайлап алганлыгы, исламны өйрәнүгә юлны ачканлыгы өчен.
-Сез бу җиңүгә ничек, нинди юллар аша ирештегез?
-Боларның барысы да – исламны өйрәнүдәге бәрәкәт тә Аллаһы Тәгаләдән. Тик Раббыбыз безләргә нәрсәнедер бирсен өчен дөрес юнәлеш алу һәм һидәятле туры юлны сайлау мәслихәт. Аллаһының рәхмәте илә шушы юлны безгә күрсәтүдә Дагыстанның Сәетбәк Даитов исемендәге Ислам университеты остазлары, мөгаллимнәренең роле зур булды. Алар исламга мәхәббәт уяттылар, безне тырышып әзерләделәр. Бу - аларның казанышы, иншә Аллаһ.
-Сез Коръәнхафизмы?
-Юк, мин әлегә Коръәнхафиз түгел. Коръәнхафиз булырга ниятлим, моңа ирешү өчен тырышачакмын.
-Гаиләгез турында да бераз сөйләсәгез иде.
-Мин Дагыстанда 5 кешеле гаиләдә туып үстем. Әти-әни һәм 3 иртуган. Әлһәмдүлилләһи, барыбыз да мөселманнар.
-Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезне олуг җиңүегез белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотосы