Бер фәкыйрь кеше Аллаһтан сораган:
- Мин нигә шундый хәерче?
Аллаһ:
- Башкаларга бирергә өйрәнмәгәнсең,-
дигән.
Хәерче:
- Үземдә булмаганны башкаларга ничек бирим? Минем бер нәрсәм дә юк бит,- дигән ул.
Аллаһ әйткән:
- Ялгышасың. Синең берничә кыйммәтле әйберең бар:
елмаю бүләк итәрдәй йөзең,
матур сүз сөйли алырдай телең.
Йөрәгеңдә башкаларга да урын таба алыр идең.
Әйләнә-тирәдәгеләргә ягымлы итеп карый алырлык күзләрең
кешегә изге гамәлләр кыла алырлык кул-аякларың бар.



Чынлыкта бер кеше дә хәерче түгел: еш кына аздан да күңел була. Елмаеп караган кеше янында күңел тынычлана. Юкка гына, елмаю-сәдака димәгәннәр.
Мәгънәле сүз, хәерле сөйләм дә җан азыгы. Кайберәүләрнең авызына гына карап торасы килә.
Акыллы кешенең киңәшләре - алтыннан да кадерле байлык.
Байлык - бер айлык, ди халык. Акча, мөлкәт бүген бар - иртәгә юк. Иң мөһиме, рухый хәерчелектән Аллаһ сакласын.
Күңелдә бушлык булмасын. Кешеләргә карата игелекле, мәрхәмәтле булып яшәргә язсын!

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иман әлифбасы.
Мөселман кызы ирләр коллективында
Автобуста мөселман кызы