Бу көннәрдә миңа Мансур хәзрәт белән очрашып, аңа берничә сорау бирү насыйп булды.
Мансур хәзрәт, мондый фикер каян барлыкка килде?
Мин шәһәрнең имам-мөхтәсибе һәм мәдрәсәнең җитәкчесе буларак, безнең имамнарның һәм мөгаллимнәрнең әлегә кадәр хәл ителмәгән торак мәсьәләсе борчый. Шулай ук без яшь мөселман гаиләсенә фатир кирәк дигән игъланнарны да еш күрәбез. Бүген моңа ихтыяҗ зур. Әгәр җир булса, бу мәсьәләне чишү юлларын эзләп карарга мөмкин дип саныйм. Дөрес, бүгенге көндә күпбалалы гаиләләргә дә җир кишәрлеген табу кыен. Ә күпбалалы гаиләләр – гадәттә, мөселман гаиләләре. Президентның күпбалалы гаиләләргә җир бүлеп бирү турындагы Указын үтәүдә дә кыенлыклар булуын беләм мин. Ник дигәндә, шәһәрнең җире юк. Ә чынлыкта, җир күп ул. Ул җирләр инде күптән сатып алынганнар.
Ләкин Сезгә имамнар һәм мәдрәсә мөгаллимнәренең торак мәсьәләсен хәл итү өчен ипотека программасы бар дип җавап бирергә мөмкиннәр...
Беренчедән, имамнар ипотека программасына керә торган гражданнар арасына эләкмиләр. Икенчедән, ипотекага эләгү өчен төрле хәйләләргә барырга туры килә, ә бу дөрес түгел. Тик биредә торак мәсьәләсе турында гына сүз бармый. Бәлки балалар бакчасы, мәктәбе, хәләл кибете, мәчете һәм мәдрәсәсе булган мөселманнар инфраструктурасын төзү хакында сүз бара.
Дәүләтебез һәрвакытта гражданнарга булышырга тырышты. Дин дәүләттән аерылган булса да, ул җәмгыятьтән аерылмаган. Ә дин әһелләре шул ук җәмгыятьнең бер өлеше, алар уңайлыклардан мәхрүм калмаска тиеш. Бүген төзелеш эшләре өчен җир бүлеп бирү мәслихәт. Әгәр ул шәһәр биләмәсе эчендә булса, күпкатлы йорт турында уйларга мөмкин. Аның беренче катында гыйбадәт кылу залын, балалар бакчасын, хәләл кибетне урнаштырырга була.
Әгәр базар бәясеннән җир сатып алсаң, аның бер сотые 100 мең сумга төшә. Ә дәүләт безгә җир бүлеп бирсә, ул акчаларны юл салу, бистәгә ут һәм газ кертү сметасына салырга мөмкин булыр иде.
Сезнеңчә ничек, мөселманнар үзләре бу проектны якларга әзерме?
Бу идея бик кызыклы һәм ул барлык мөселманнарга да ошар дип уйлыйм. Алай гына да түгел, ул үзенең киләчәктә яшәячәк торагын төзүдә актив катнашыр дигән фикердә торам. Мөселманнар тыныч кына мәчеткә намаз укырга йөри ала, хәләл ризыкны сатып алырга мөмкин була торган комплексны саласы бик килә.
Әгәр мөселманнарның яклавы булса, безне хөкүмәт тә яклар дип уйлыйм. Әгәр Казан мөхтәсибәте бу мәсьәләдә халыкның яклавын тойса, без һичшиксез республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыгачакбыз. Бүген җир кишәрлеген дә, фатирны да сатып алырга була. Тик тулы мөселманнар инфраструктурасын төзүне фәкать берләшеп кенә эшләргә мөмкин. Исегезгә төшерегез әле: советлар заманында офицерлар бистәсе кебек махсус бистәләр салынды. Әлегә хәтле тимерюлчылар, балык тотучылар, табиблар һәм башка шуның ише бистәләр бар бит. Ә нигә мөселманнар бистәсе булмаска тиеш?
Безнең өчен мөселманнар үзләре рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен мөмкинлекләре булган бистәдә яшәргә теләрләрме икәнлеген белү мөһим. Ышаныгыз, бу безнең тормышыбызда зур әһәмияткә ия.
Мансур хәзрәт, кызыклы тәкъдимегез өчен зур рәхмәт. Без Сезнең проект мөселманнарда яклау табар дип өметләнәбез.
Әңгәмәдәш – Әхмәт ХАЛИКОВ